Дмитрий Песков журналистларга битлекләрне салмаска киңәш итте

Россия Президенты Владимир Путинның еллык зур матбугат конференциясендә катнашкан журналистлар чара барышында битлекләрдә калырга тиеш. Мондый үтенеч белән ил башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мөрәҗәгать итте.

— Бер тапкыр гына киелә торган битлектән булган матбугат вәкилләренә битлекләрен сәгать, 30 минут саен алмаштырып торырга сорыйм. Шулай ук чара барышында кагыйдәләрне истә тотып, матбугат конференция вакытында битлектән калуыгызны үтенәм, — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Путин белән элемтәгә Тула, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Ставрополь, Түбән Новгород, Екатеринбург, Новосибирск, Владивостоктагы матбугат үзәкләреннән журналистлар чыгачак.


Фикер өстәү