Путинның журналистлар белән ничек аралашачагын әйттеләр

Россия Президенты администрациясендә коронавирус пандемиясе шартларында Владимир Путинның журналистлар белән күзгә-күз очрашулар үткәрү мәсьәләсе каралмаган әле.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дигән. “Массакүләм мәгълүмат чаралары белән “күзгә-күз” эшләү режимы аныкланмаган әле”, – дип белдергән Песков ТАСС агентлыгына. Шул ук вакытта Путинның матбугат секретаре, Президент белән очрашу алдыннан, журналистлар өчен коронавирус инфекциясенә тестлар тапшыруга түләү кертү мәсьәләсенең дә каралмавын искәрткән.

Пандемия башлангач, журналистлар Президент тарафыннан үткәрелә торган очрашуларда сирәгрәк катнаша башлады.  Узган елда традицион чараларның күпчелеге, әйтик, Путинның еллык матбугат конференциясе онлайн-форматта узды. Россия башлыгы үзе дә халык алдында сирәк күренә. Путинның соңгы “күзгә-күз” чарасы Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашу булды. Ил башлыгы шулай ук 2021 елда  Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Путинның март ахыры яки апрель башында Юллама белән чыгыш ясавы көтелә. Әмма чараның нинди форматта узачагы әлегә билгесез.


Фикер өстәү