Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты

Минскка эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.

Беларусь Президенты Татарстан делегациясе белән очрашуга һәрвакыт шат булуын билгеләп үтте. «Сезне, Рөстәм Нургалиевич һәм безгә якын Татарстанны  сәламләргә шатмын. Без күп еллар таныш. Беларусь Татарстан предприятиеләре белән актив эшли. Казанда узган Дуслык уеннарында командабызны җылы кабул иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Александр Лукашенко.

Белоруссия Президенты хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Минскта Татарстан делегациясенең актив эшләве турында мәгълүматы бар аның. Ул мондый очрашулар товар әйләнешен арттыру өчен этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. Белоруссия Президенты фикеренчә, үсеш ике тапкыр — 2 млрд долларга кадәр булырга мөмкин.

Моннан тыш, Александр Лукашенко Ту-214 җитештерү өчен компонентлар китерү өлешендә хезмәттәшлек итәргә әзерлеген аерым билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенкога Татарстан Республикасы делегациясенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Сезгә һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне хуплаганы өчен рәхмәтлемен. Бу айда Белоруссия һәм Россия халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Чын күңелдән котлауларымны кабул итүегез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ике республика арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, министрлыклар арасында берничә килешү бар, эшче төркем төзелгән, Казанда Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелеге бүлекчәсе эшли, Казан һәм Минск тугандаш шәһәрләр булып тора.

Татарстан белән Беларусь арасында товар әйләнеше бер миллиард доллар тирәсе. «Көнбатыш санкцияләре шартларында безгә икътисадта кооперацион элемтәләрне активрак ныгытырга һәм үстерергә кирәк. Татарстан делегациясенең визиты безнең эшлекле хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирер дип өметләнәбез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Икътисадый гына түгел, гуманитар элемтәләр дә үсеш ала. Узган ел Казанда Беларусь Республикасы Мәдәнияте көннәре узды. Быел Минскта Татарстан Мәдәнияте көннәрен уздыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенкага татар җәмәгатьчелегенә игътибары һәм ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» форумы турында сөйләде һәм Белоруссиянең Ислам дөньясы илләре белән актив хезмәттәшлеген исәпкә алып, республика делегациясен чарага чакырды.


Фикер өстәү