Ришат Төхвәтуллин туган көнендә үз төркемендә эшләүче Алия Карачуринага тәкъдим ясаган иде. Сөйгәннәр инде никахта укытырга ниятләгән — мәҗлес бу ялларда булачак. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрендә әйткән.
«Никах кайчан?» – дип сораган язылучысына Ришат: «Тагын 4 көн калды», — дип җавап биргән.
Бер язылучысы исә Ришатның ничә бала теләвен дә сораган. Моңа җырчы «4» дип җавап кайтарган.
Хәзер Ришат белән Алия туган яклары Башкортстанда булуы билгеле. Никах мәҗлесе Карамалы-Гобәйдә, яки Алиянең туган яклары – Чишмәдә булырга мөмкин.