Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләренә 39 машина тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләренә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен 39 автомобиль ачкычы тапшырды.

«Әлеге транспорт халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын чынлап та яхшыртырга ярдәм итәчәк, оперативлык, кирәкле даруларны ташырга күбрәк мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз. Һәм, әлбәттә, сәламәтлек саклау һәрвакыт безнең өстенлекле юнәлеш булды», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Машиналар Казандагы 23 Сәламәтлек саклау учреждениесенә бирелде. Белгечләргә газда йөри торган 37 Lada Largus автомобиле ярдәмгә киләчәк. «Бәләкәч» президент программасы буенча тагын ике «Газель Некст» машинасы Казанның 4нче балалар сырхауханәсенә һәм 7нче балалар шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. Әлеге программаның максаты-өч яшькә кадәрге балаларны бушлай сөт ризыгы белән тәэмин итү.

Бүгенге көндә беренчел буын медицина оешмалары автопаркына 177 җиңел машина керә, шуларның 93 проценты тузган. Җиңел санитар транспортны моннан ун ел элек яңарткан булганнар.

2020 һәм 2021 ел беренчел буын медицина белгечләре өчен җиңел булмады, алар авырулар янына еш йөрде, дарулар китерде. Машиналар җитмәгәнгә, табибларга ярдәмгә ТР башкаласы мэриясе һәм шәхси такси хезмәтләре килде.

«Мин сезгә, сезнең коллективларга коронавируска каршы көрәш өчен, ике ел дәвамында һәр көн саен пландагы бурычлардан тыш хәл иткән эшләрегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Иң зур йөкләнеш-ул безнең башкала, Казан шәһәре», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов шәһәр поликлиникаларының баш табибларына.

2021 ел ахырына кадәр Казанның медицина учреждениеләре өчен, авыручыларга өйдә хезмәт күрсәтү һәм дарулар китерү өчен, тагын 84 Lada Largus автомобиле сатып алу планлаштырыла.


Фикер өстәү