Хөкүмәт аз керемле гаиләләргә түләүләр өчен өстәмә рәвештә 14 миллиард бүлеп бирде

Хөкүмәт аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга түләү өчен 14 миллиард сумга якын акча бүлеп биргән, дип хәбәр итә министрлар кабинеты матбугат хезмәте. Тиешле боерыкка премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган.

«Федераль үзәк аз керемле гаиләләргә ярдәм итүне дәвам итә. Тулы булмаган гаиләләрдә үсә торган сигез яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособиеләр түләү өчен төбәкләргә 13,8 миллиард сумга якын акча өстәмә рәвештә җибәреләчәк», — диелә хәбәрдә.

Аз керемле булмаган гаиләләр өчен айлык түләүләрне президент инициативасы буенча 1 июльдән керттеләр. Аларны әниләр дә, балаларны ялгызы тәрбияләүче әтиләр дә ала. Пособие күләме балага төбәк яшәү минимумының яртысына тигез — ил буенча уртача алганда бу аена якынча биш мең ярым сум.

 


Фикер өстәү