8-17 яшьлек баласы булган гаиләләр яңа пособие алуга гаризаны 1 майдан тапшыра башлаячак

8-17 яшьлек баласы булган аз керемле гаиләләргә яңа пособие бирү буенча гаризаны кабул итү 1 майда башлана. Шул ук вакытта пособие инде апрельдән үк билгеләнәчәк. Ягъни 1 майдан соң гариза тапшыручыларга берьюлы ике айга – апрель һәм майга акча биреләчәк Дөрес, балага апрель аенда 8 яшь тулган булырга тиеш.

Пособие алуның төп шарты – гаилә кеременең аз булуы. Яңа түләү җан башына туры килә торган керем төбәктә бер кешегә яшәү минимумы күләменнән кимрәк гаиләләргә билгеләнәчәк.
Яңа түләүнең күләме дә керемгә бәйле. Төбәктә бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100%ын тәшкил итәргә мөмкин ул. Пособиенең төп күләме – 50%, ил буенча уртача 6 150 сум дигән сүз бу. Шулай түләп тә, гаилә кереме барыбер бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булып чыкса, пособие балага яшәү минимумының 75%ы күләмендә билгеләнәчәк. Инде болай да гаиләнең җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк икән, яшәү минимумының 100%ы дәрәҗәсендә пособие биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез: әлегә фәкать ялгыз ана яки ялгыз аталар гына 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары өчен пособие алырга мөмкин. Аның күләме төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 50%ын тәшкил итә.


Фикер өстәү