4 кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән тагын 2 кеше авыр хәлдә

Бүген иртән Башкортостанның Уфа – Оренбург трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте блуган дип хәбәр иткән идек.Фаҗиганең кайбер нечкәлекләре ачыкланган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды. Lada Largus машинасы белән идарә итүче Сибай егете белән Стәрлетамак районында яшәүче 30 яшьлек ир-ат идарә иткән Ford Focus капма каршы бәрелешкән.

Lada Largus машинасы кюветка чыгып оча. Бәрелешү нәтиҗәсендә 36 яшьлек Lada Largus машина йөртүчесе, 30 яшьлек Ford Focus шоферы һәм Зилаир районыннан 70 яшьлек Lada Largus пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. Тагын бер Lada Largus пассажиры, Хәйбуллин районыннан 62 яшьлек хатын хастаханәгә барып җиткәч җан бирә. Табиблар тагын ике пассажирның гомере өчен көрәшә. Бу хакта Башкортстан Республикасы прокуратурасы хәбәр итә.

Фаҗига урынында тикшерү төркем эшли.

«Башинформа» чыганагының башлангыч мәгълүматлары буенча, «Лада Ларгус» автомобиле руле артында таксист Акъяр — Уфа маршрутын башкарган. Башкортостан Прокуратурасы матбугат хезметенде бу мәгълүматны раслаганнар.

 


Фикер өстәү