Балалар бакчасы хезмәткәре үз автомобилендә алты баланы бәрдергән

Хатын-кызга җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Кыргызстанда «Шумкар» балалар бакчасының 43 яшьлек хезмәткәре Hyundai Getz автомобилендә алты баланы бәрдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хатын-кыз балалар бакчасы ишегалдына машинасын күләгәгәгә куерга керә һәм уйнап утырган балалар өстенә менә.  Өч бала зыян күргән. Аларның берсе авыр хәлдә.

Авария сәбәпчесенең машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Балалар учреждениесе хезмәткәренә җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.


Фикер өстәү