ДПС хезмәткәрен машина капотында сөйрәп барган йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган

Закон бозучы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районында яшәүче 33 яшьлек ир-атка “Хакимият вәкиленә карата көч куллану” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, суд узган елда аны исерек хәлдә рульгә утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булган. Шуңа да карамастан, быел 20 июльдә, “Hyundai Solaris” машинасына утырып, Казанга юл тоткан. Авылдан чыкканда, ЮХИДИ Биектау районы бүлеге хезмәткәрләре аны туктатмакчы булган. Ләкин ул, полиция таләбенә буйсынмыйча, үзен туктатырга маташкан хезмәткәрне машина капотында сөйрәп барганнан соң, качкан. Качкынны Казанның Мәскәү районында тоткарлаганнар.

Ир үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерүчеләр судка аңа карата җәза чарасын сайлап алу турында үтенечнамә биргән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү