Фатир алганда кайтарыла торган салым акчасын ике тапкыр арттырырга җыеналар

Россиядә салым вычеты күләменең үсүе өчен күчемсез милек бәясе лимиты арттырылырга мөмкин.

“Этажи” федераль компаниясе Премьер-министр Михаил Мишустинга һәм Финанс министрлыгына шундый тәкъдим юллаган. Хәзер күп дигәндә 2 миллион сумның 13 проценты – 260 мең сум кире кайтарыла.
Соңгы тапкыр лимит 2008 елда арттырылып, 1 миллион сумнан 2 миллион сумга җиткерелгән. Әмма инде шуннан бирле Россиядә торак бәясе уртача 124%ка үскән (2020 елның мартыннан гына да –52%ка), дип билгеләп үткән компания директоры Илдар Хөсәенов.

Шуңа күрә, аның фикеренчә, лимитны Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Мәскәү яны, Ленинград өлкәсендә һәм торак хакы кыйммәт булган башка төбәкләрдә 6 миллион сумга җиткерергә кирәк. Ә инде калган төбәкләргә аны 4 миллион сумга кадәр күтәрү тәкъдим ителә. Бу очракта 6 миллион сумнан салым вычеты – 780 мең сум, 4 миллион сумнан – 520 мең сум булачак.


Фикер өстәү