Салым сере: кемнәр азат ителә?

Былтыр алган керемнәр буенча хисап тоту өчен тагын бер ай чамасы вакыт калды. Белгечләр ашыгырга киңәш итә. Югыйсә штраф чәпеп куярга да мөмкиннәр. Татарстан миллиардерларыннан үрнәк алыгыз әнә. Республикадагы дүрт эшмәкәрнең былтыргы кереме тугыз урынлы нульләрдән артып киткән. Керемгә салымнан азат ителүчеләр дә бар.

2022 елгы керемнәр буенча салым түләүнең үзенчәлекләре турында Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

– 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне агымдагы елның 2 маена кадәр тапшырырга кирәк, – дип искә төшерде Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Быел салым кампаниясе кысасында физик затлар 65 меңгә якын декларация тапшырачак дип фаразлана. Былтыр алган керемнән 3 миллиард сум тирәсе салым җыеп алырга ниятлиләр. Әлеге акча тулысынча республиканың тупланма бюджетында калачак, дип тә искәрттеләр брифингта. Агымдагы елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, салым органнарына физик затлардан 17 меңләп декларация килеп ирешкән инде. Аларга салынган салым күләме 480 миллион сумнан артып киткән. Арада 4 миллиардер да бар.

– Әлегә кадәр узган елгы керемнәре 1 миллиард сумнан артып киткән дүрт шәхси эшмәкәр салымчылар алдында хисап тотты, – диде Марат Сафиуллин. – Аларның ниләр белән шөгыльләнүен дә, кайда яшәүләрен дә әйтә алмыйбыз. Бу – салым сере. 2021 елгы салым кампаниясен алсак, былтыр Татарстанда 24 миллиардер теркәлгән. Алар казнага салым рәвешендә шактый җитди сумма – 367 миллион сум акча түләгән. Республикада миллиардерлар саны җитәрлек, дип саныйм. Димәк, Татарстанда бизнес бик яхшы үсеш алган. Агымдагы елда теркәлгән миллиардерларга 151 миллион сум салым салынды.

Миллиардлар санаудан туктап, кабат җиргә төшик. Марат Сафиуллин күчемсез милеккә кайсы очракта салым салынмый икәнен дә әйтте. Мәсәлән, фатир сатарга җыенасыз, ди. Әгәр ул мирас, бүләк, приватизация яки рента килешүе нигезендә алынган икән, аны өч елдан соң бернинди салымсыз сатарга ярый. Әлеге кагыйдә гаиләнең бердәнбер торагына да кагыла. Тик шунысы бар: гаиләдә һәркемнең бу «түбә»дән башка милке булырга тиеш түгел. Бердәнбер фатирны сатканчы күп дигәндә 90 көн алдан сатып алынган икенче милек тә салым салуга сәбәп була алмый. Калган барлык очракларда, әгәр салым түләмим дисәгез, биш ел көтәсе.

Сату-алу килешүе буенча кайбер төр милек бәясе 1 миллион сумнан артмаган очракта да салымчылар алдында хисап тотасы юк. Әлеге исемлеккә торак йорт, фатир, бүлмә, бакча йорты һәм бакчачылык ширкәтендәге җир кишәрлеге керә. Башка төр милек өчен, кыйммәтле кәгазьләрдән кала, әлеге сумма 250 мең сум күләмендә билгеләнгән.

2021 елдан торак шартларын яхшыртырга теләүче ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр дә милек сатканда салым түләми. Тиешле шартлар үтәлгәндә, әлбәттә. Мәсәлән, балаларның яше 18дән артмаска (көндезге бүлектә укыган очракта – 24 яшь), бер ел эчендә яңа торак сатып алырга һәм ул искесеннән зуррак булырга тиеш. Әти-әни һәм балаларның башка милке яки бу милектә өлешләре булу-булмавын да исәпкә алалар.

– Быел тапшырылган декларацияләр нигезендә исәпләнгән салымны агымдагы елның 17 июленә кадәр түләп бетерергә кирәк, – диде Марат Сафиулин.

Тиешле вакытта керемнәре турында хисап тотмаучыларга исә 1 мең сум штраф һәм пени каралган. Былтыр алдагы елгы керемнәрен яшереп калырга маташкан 13 меңгә якын салым түләүчене тикшергәннәр. Нәтиҗәдә аларга якынча 500 миллион сумлык салым салынган. Билгеле булганча, салымнарын үз вакытында түләүчеләр тынычлап йоклаудан бигрәк, фатир, уку, табибларга йөрү кебек кайбер чыгымнарын да кире кайтара ала. Узган ел, мәсәлән, Татарстан халкы 14,3 миллиард сумлык «вычет» алган. Хәтта спортзал, фитнеска йөргән өчен дә салым чигерүе каралган, ди салымчылар. Салым түләү сәламәтлек тә өсти икән әле.

Керемнәре турында кемнәр хисап тотарга тиеш?

– Торак, җир яки транспорт сатучылар.

– Торакны арендага биреп торучылар.

– Шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар.

– Кыйммәтле кәгазьләр сатучылар.

– Лотереяда 15 мең сумга кадәр акча отучылар.

– Якын туганы булмаган кешедән бүләккә күчемсез милек, транспорт яки кыйммәтле кәгазьләр кабул итеп алучылар.


Фикер өстәү