Салымлы сәлам сиңа! Салымның яңа системасы эшне бермә-бер җиңеләйтәчәк, диләр

Тау Мөхәммәткә бармаса, Мөхәммәт тауга бара дигәндәй, салымчылар үзләре эшмәкәрләр алдында хисап тота башламакчы. Ничек итепме? Эшмәкәр күпме салым түләргә тиеш икәнен исәпләп, «сәлам хаты»н айдан-айга кесә телефонына гына җибәреп торачаклар. Илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, салым салуның яңа системасы эшли башлаган инде.

Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы илдә быелның 1 июлендә гамәлгә керде. Ул кече бизнеска кагыла. Әлегә яңа системадан гамәлдәге елның 1 июленнән эшкә тотынган эшмәкәрләр һәм оешмалар гына файдалана алса, киләсе елдан теләге булган һәркем салымны гади итеп исәпләтә алачак.

– Яңа система эшне бермә-бер җиңеләйтәчәк, – ди Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин. – Чөнки эшмәкәрләрнең салымнарны исәпләү, аларны түләүгә киткән вакытлары бермә-бер кимеячәк. Яңа салым системасы салымчы түләргә тиешле акчаны үзе саный.

Гадиләштерелгән салым системасын, тәҗрибә буларак, илнең дүрт төбәгендә сынап караячаклар. Болар – Мәскәү шәһәре, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре. Хәтерләсәгез, үзмәшгульләргә салымны да иң беренче нәкъ менә шушы төбәкләрдә гамәлгә керткәннәр иде. Гадиләштерелгән салым системасына бәйле тәҗрибә 2027 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Ул нәрсәдән гыйбарәт? Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, куркырлык берни дә юк. Киресенчә, салымчылар үзләре эшмәкәрләр алдында хисап тота башлаячак. Яңа салым системасыннан яшәү урыны буенча теркәлгән эшмәкәрләр һәм оешмалар файдалана алачак. Бизнес вәкилләре мөстәкыйль рәвештә салым исәпләү, декларация тапшыру, эшчеләр өчен хисап тоту, кертемнәр түләү кебек эреле-ваклы матавыклардан котылачак дип фаразлана. Урынга барып тикшерүләргә дә чик куярга вәгъдә иткәннәр. Дөрес, җиңел эшкә күчүнең шартлары да бар.

– Яңалык кече бизнеска кагыла. Шәхси эшмәкәрдә яки оешмада күп дигәндә биш кеше эшләргә мөмкин. Еллык керем исә 60 миллион сумнан артмаска тиеш. Тагын шунысы да бар: тәҗрибә рәвешендәге эш аерым исемлеккә кергән банклар белән берлектә алып барылачак. Шуңа күрә яңа системага күчәргә теләгән эшмәкәр бу банкларның берсендә исәп-хисап счеты ачарга һәм эшне фәкать шунда гына алып барырга тиеш. Эшчеләргә хезмәт хакын да банк картасына гына күчерергә ярый, – дип аңлатты идарә җитәкчесе.

Шулай итеп, эшмәкәргә салымнарны исәпләп торасы булмаячак. Яңа системаның төп өстенлеге әнә шул. Салымчылар үзләре үк теге яки бу оешмадагы бөтен керем һәм чыгымнарны чагыштырып барачак. Банклар ярдәмендә, билгеле. Кече эшмәкәрләргә сайлау мөмкинлеге дә биргәннәр. Яңа система белән эшләячәк банклар исемлегендә сигез кредит оешмасы бар. Аларның кайберләрен «Татар-информ»да узган матбугат очрашуына да чакырганнар иде. «Яңа системага күчү өчен каядыр барырга яки документлар тутырып җәфаланырга кирәкми. Моның өчен кесә телефонында махсус кушымта булдыру да җитә», – дип сөйләде «Сбербанк» вәкиле Рушан Сәхбиев.

Салымчылардан «сәлам хатлары» айдан-айга килеп торачак. Ягъни гадиләштерелгән салымны ай саен түлисе.

– Эшмәкәрләр махсус кушымтада үзләре дә керемнәр һәм чыгымнарга бәйле мәгълүматка төзәтмәләр кертә ала. Моның өчен һәр айның җидесенә кадәр вакыт биреләчәк. Салым суммасы исә һәр айның унбишендә киләчәк. Аны егерме бишенә кадәр түләргә кирәк. Ярты елдан бирле гамәлдә булган яңа системага республикадагы 500ләп эшмәкәр һәм оешма кушылды инде, – диде Марат Сафиуллин.

«Яңа төр системаның уңай яклары шактый, ә хәйләсе нидә?» – дип тә кызыксынды журналистлар. Идарә җитәкчесе моны эшләгән кешегә өстәмә уңайлыклар тудыру теләге белән генә бәйләп аңлатты. Банк вәкилләре исә: «Безнең система болай да автоматлаштырылган, эшмәкәрләрнең салымын исәпләргә аерым хисапчы яллап торасы юк. Ә ышанычлы кулланучылар безгә гел кирәк», – дип кенә җаваплады. Яңа системадан файдаланучыларга ике төр салым ставкасы тәкъдим итәчәкләр. Керемгә салым – 8 процент, ә керемнән чыгымнарны сызып ташларга теләүчеләргә исә әлеге күрсәткеч 20 процент тәшкил итәчәк. «Мәсәлән, сату-алу белән шөгыльләнүчеләргә икенчесе отышлырак булачак. Әйе, бу гадәти күрсәткечләрдән бераз югары. Әмма гадиләштерелгән системадан файдаланган очракта иминият кертемнәре булмавын исәпкә алырга кирәк», – дип киңәш итте Марат Сафиуллин.

Банк вәкилләре әйтүенчә, эшмәкәрләр арасында яңа системага карата кызыксыну зур. Яңалык уңаеннан борчыган сорауларын да җиткерәләр. Арада иң еш бирелә торганы керемгә бәйле, ди. Алда әйтелгәнчә, гадиләштерелгән система еллык кереме 60 миллион сумнан артмаганнарга гына кагыла. «Ә ел азагында моннан күбрәк табыш алуым ачыкланса?» – дип шик-шөбһә белдерүчеләрне алдан ук тынычландырдылар. Моның бернинди дә начарлыгы юк, акча зыян итәмени, бу очракта бизнеска гадәттәгечә салым исәпләнәчәк, диделәр очрашуда. Киләсе елдан яңа төр салым системасына күчәргә теләүчеләргә, Яңа ел бәйрәмнәрен дә исәпкә алып, киләсе елның 9 гыйнварына кадәр вакыт бирделәр. «Биш минут вакытыгызны кызганмагыз», – диде Марат Сафиуллин.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү