Чутлыйсы да түлисе:  татарстанлыларга 9 миллиард сумнан артык салым салганнар

9,1 миллиард сум. Татарстанда яшәүчеләргә быел әнә шулкадәр милек салымы салганнар. Аны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү дә шарт. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта искәрттеләр.

Көзен чебешләрне генә түгел, салымны да саныйлар. Торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты кебек күчемсез милеккә салымны түләп бетерергә санаулы көннәр калып бара. Узган ел өчен агымдагы елның 1 декабренә кадәр хисап тотабыз.

– Татарстанда яшәүчеләргә милек салымын түләүгә бәйле 2 миллион 238 мең хат җибәрдек, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин. – Шул исәптән 985 мең салым хәбәре электрон рәвештә «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша юлланды. Билгеле булганча, илдә яшәүчеләр быелдан башлап электрон салым хәбәрен Дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин. Республикада яшәүче 80 мең кеше әлеге яңалыктан файдаланды иде.

Быел Татарстан халкына 9,1 миллиард сум күләмендә милек салымы салганнар. Узган ел белән чагыштырганда, бу 500 миллион сумга күбрәк. Барлык салым акчасының яртысыннан артыгы, тәгаен әйтсәк, 5 миллиард сумы транспорт салымына туры килә. Быел 1 миллион 23 мең машина хуҗасына салым хаты юллаганнар. Күчемсез милеккә – 2,8, җир кишәрлекләренә – 1,3 миллиард сум салым салынган.

Марат Сафиуллин республика халкының былтыр уртача ничә сум салым түләгәнлеген дә санап күрсәтте.

– 2022 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда бер салым түләүчегә, уртача алганда, 1276 сум җир салымы, 1802 сум күчемсез милек салымы, 4896 сум транспорт салымы туры килгән, – диде ул.

Салым хәбәре кәгазьдә килергә тиеш булып та, аны шушы көнгә кадәр алмаучыларга салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде Марат Сафиуллин.

– Милекчеләргә салым органнарыннан хат килмәүгә өч кенә төрле сәбәп булырга мөмкин. Салым күләме 100 сумнан азрак тәшкил итсә, гражданинның салым түләүдән азат итүче ташламалары булса яки моңа кадәр салымны артык түләп, бердәм счетта бу ел өчен исәп-хисап ясарга җитәрлек күләмдә акча сакланса, борчылырга сәбәп юк, – диде ул.

Балалар салым түләүдән азат ителми, дип тә әйттеләр. Яңа туган сабыйга фатирдан өлеш бүлеп биргәнсез икән, димәк, милек рәсмиләштерүнең икенче елында аңа да салым органыннан «сәлам хаты» киләчәк. Балигъ булмаган балалар өчен исәп-хисапны әти-әниләр ясый. Салымны вакытында түләмәсәң, әҗәтнең – 20, ә моны белә торып та эшләмәү расланган очракта 40 проценты күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Моннан тыш, салым түләргә соңга калган һәр көн өчен Үзәк банкның рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәпләнәчәк. Ул, бурычны каплаганчы, көн саен «тамып» торачак. Белгәнебезчә, салым бурычы зур булган намуссызларны илдән дә чыгармыйлар. Марат Сафиуллин әйтүенчә, бүген Татарстанда «кара исемлек»тә 12 меңгә якын кеше бар.

Хөкүмәт йортында салым түләүгә бәйле тагын бер мәсьәләгә ачыклык керттеләр. Быел салым хатларында Тула шәһәре банкы реквизитлары күрсәтелгән. Бу уңайдан «ВТ» укучылары да: «Безнең акча ник чит шәһәргә китә?» – дип борчылып шалтыратты.

– 2023 елның 1 гыйнварыннан салымнарны түләү бердәм счет аша башкарыла. Шул сәбәпле, барлык салым түләүләр Тула шәһәре казначылыгы аша уза. Барлык түләүләр шунда эшкәртелеп, үзебезнең төбәк бюджетларына күчәчәк. Акча чит шәһәрдә калмый, – диде Марат Сафиуллин.

Кем әйтмешли, салымнарны түләгез дә тынычлап йоклагыз. Соңгы мәгълүматларга караганда, барлык салынган салымның 4,8 миллиард сум чамасы түләнгән инде.

Салым түләүдән кемнәр азат ителә?

Иң беренче чиратта – пенсионерлар. Салым түләүдән азат ителүчеләр категориясенә Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнүчеләр, I һәм II төркем инвалидлар, тумыштан инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында, хәрби операцияләрдә катнашучылар һәм башкалар керә. Моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Шулай ук ташлама милекнең һәр төре буенча салым түләүче үзе сайлап алган бер объектка карата гына кулланыла. Мәсәлән, пенсионерның ике фатиры, машинасы һәм гаражы бар икән, фатирларның берсе өчен салым түләргә туры киләчәк. Җир салымына килгәндә исә, пенсионер 6 сутый җир өчен түләүдән азат ителә, салымны шуннан арткан мәйдан өчен генә түли. Күпбалалы гаиләләр дә милеккә салым түләү буенча ташламага ия. Алар һәр бала өчен йортның – 7, фатирның 5 квадрат метр мәйданы өчен генә түли.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү