Йорт салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе, ди халык. Соңгы елларда, бу мәкальне бераз үзгәртеп, фатир алуның ние бар – банктан ипотека аласың да ярты гомереңне кредит түләп яшисең, дип шаярта идек. Әмма якын арада күпләргә бу бәхетнең дә татуы икеле. Ник дигәндә, Казандагы фатир бәяләреннән чәчләр үрә торырлык! Бер ел эчендә алар 30 процентка кыйммәтләнгән. Шул рәвешле хәзер башкалада фатирларның бер квадрат метры уртача 100 (!) мең сум тирәсендә тирбәлә. Белгечләр фатир бәяләре якын арада гына арзанаймас дип фаразлый.
Әле ярый алганбыз!
Арчада яшәүче Гөлия һәм Динар Хәбибуллиннарның бүген, фатир алыргамы, әллә бераз сабыр итәргәме, дип икеләнеп йөргән көннәре.
– Узган ел Казанда бер бүлмәле фатир алырга уйлаган идек. Әмма ул чакта кулда нибары 300 мең сум акча бар иде. Беренчел кертем өчен бик аз, тагын бераз акча җыйыйк, дип уйлаштык. Яңа елдан соң фатирлар кисәк кенә кыйммәтләнде. Шулай да банкка гариза биреп карадык. Әмма анда безгә кирәкле сумманың яртысы күләмендә генә кредит хупладылар. Яңа ел алдыннан фатирлар бераз арзанаймасмы икән дип өметләнәбез. Кеше почмагында яшәү туйдырды, – ди гаилә башлыгы.
Берәүләр фатирны хәзер алыргамы-юкмы дип икеләнгәндә, икенчеләр квадрат метр бәяләре «котырган» чорда да отып калырга тырыша. Саннар да шул хакта сөйли. Рәсми мәгълүматларга караганда, агымдагы елның апреленә Казанда барлыгы 1,89 мең торак сатып-алу килешүе төзелгән. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында башкалада шундый 1,3 мең килешү имзаланган булган. Икенчел торак базарында исә агымдагы елның апрелендә 16,4 мең килешү төзелгән. Узган ел белән чагыштырганда 12,7 мең килешүгә күбрәк, ди белгечләр.
Казанда фатир бәяләре өскә үрмәләгән чорда үз куышын булдыручылар арасында танылган блогер, «Инстаграм» челтәре аша күпләргә Татар малай буларак таныш Ринат Галиәхмәтов та бар.
– Һич уйламаганда яңа фатирлы булып куйдык, – ди Ринат. – Сентябрьдә кызыбыз Сәфинә тугач, бер бүлмәле фатирда башта салкын булды. Җылылык биргәч, өйдә дымлы була башлады. Җилләтсәң дә, берничә сәгатьтән фатир эсселәнә иде. Шуннан зуррак фатир алырга кирәк, дип уйлаштык. Узган елның ноябрь башы иде бу. Бер ай буе яңа фатир алыргамы-юкмы дип уйлап йөрдем. Беренчел кертемгә бераз үзебезнең җыйган акча бар иде. Әти белән әни дә, ярдәм итәрбез, диделәр. Шул рәвешле декабрьдә тәвәккәлләдек.
Хәзер Галиәхмәтовлар 76 квадрат метрлы өч бүлмәле фатирда яшиләр. Әзер ремонтлы фатирны квадрат метры 100 мең сумнан алганнар. Ташламалы ипотека программасы ярдәмендә 20 елга кредит рәсмиләштергәннәр. Шул рәвешле хәзер яшь гаилә фатир өчен аена 40 мең сум кредит түли. «Баштарак куркытса да, хәзер вакытында алдык, дип сөенәбез. Фатир бәяләре торган саен арта бит. Киләчәктә бу фатирны сатсак та, отачакбыз гына», – ди Ринат.
Җәен фатир алган ота
Оту димәктән, фатирны нәкъ менә җәйге чорда алып калу хәерлерәк икән. Озак еллар бу тармакта хезмәт куйган риелтор Дамир Сафиуллин шулай ди. Ник дигәндә, җәй – ял вакыты. Бу чорда фатирларга ихтыяҗ кими. Димәк, бәяләр дә тотрыклы саклана дигән сүз.
– Фатирларга ел башы белән хәзерге вакыттагы сорауны чагыштырсак, әллә ни аерма күренми. Беренчел базарда да, икенчел торак базарында да шул ук хәл күзәтелә, – ди Дамир.
Соңгы арада күп кенә төзү оешмалары, сатып алучыларны җәлеп итү өчен, үзләре дә ниндидер өстәмә ташламалар ясарга тырыша. Берәүләр фатир бәясенә ташлама ясаса, икенчеләре ставканы киметү ягын карый. Ташламалы дәүләт программасы буенча бирелгән кредитларда ставка күләме 6,5 процент тәшкил итсә, кайбер төзелеш оешмалары, банклар белән берлектә ставканы тагын да киметеп, 2,35 яки 3,9 процент белән дә кредит бирә.
Риелтор Казандагы фатир бәяләренең кисәк кенә өскә үрмәләвен дә нәкъ менә шул процент ставкалары төшүдә күрә.
– Хөкүмәт, төзелеп килүче торакка процент ставкаларын киметү хисабына, төзелеш тармагына ярдәм итәргә булды. Бу төзелеп килүче йортлардагы фатирларга сорау кимемәсен, элеккеге дәрәҗәдә саклансын өчен эшләнде. Шуның артыннан ук аерым кешеләрнең саклыкка салынган акчасыннан һәм кыйммәтле кәгазьләреннән төшкән керемгә 13 процент салым салына башлады. Үзәк Банк ставкасы төште, депозит ставкалары да кимеде. Шул рәвешле банкта акча саклауның да мәгънәсе калмады. Кешеләр булган акчасын милек алуга тота башлады. Сорау зур булгач, Казандагы фатир бәяләре дә кисәк кенә өскә үрмәләде, – ди Дамир.
Бүген Казанда фатирларның бер квадрат метр бәясе уртача 100 мең сум тирәсендә тирбәлә. Гадел Кутуй, Альберт Камалиев проспекты тирәләрендә урнашкан торак йортларда бер квадрат метр бәясе 150 мең сумга (!) кадәр җитә. Бүген Казанда бер бүлмәле фатир бәяләре – 3,5 миллион сумнан, ике бүлмәле фатирларныкы – 4 миллион сум, өч бүлмәле фатирлар 4,8 миллион сумнан башлана. Дөрес, мондый фатирларны элеккеге «хрущевка»ларда яки шәһәр читендә төзелеп килүче яңа йортларда гына табарга мөмкин. Үзәккә якынлашкан саен, фатир бәяләреннән чәчләр үрә тора. Фатир хакына, аның кайда урнашуыннан тыш, җәмәгать транспорты, метроның булу-булмавы, инфраструктура, мәктәп, балалар бакчасының янәшә урнашуы, якын-тирәдә кибет, даруханәләрнең булуы да йогынты ясый. Башкаладагы иң арзанлы фатирлар – Авиатөзелеш һәм Киров районнарында, иң кыйммәтлеләре Вахитов һәм Яңа Савин районнарында урнашкан.
Дамир Сафиуллин фикеренчә, Казандагы фатир бәяләре тиз генә үзгәрмәячәк әле. «Ел ахырына фатирлар арзанаер, дип өметләнергә дә кирәкми. Ник дигәндә, төзелеш материаллары көннән-көн кыйммәтләнә. Кайберләренең хакы ике, хәтта өч тапкыр артты. Шуңа күрә төзүче оешмалар фатирларны югары бәядән сатуны дәвам итәчәк», – ди ул.
Аразанаер дип өметләнмәгез
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр
Гайнетдиновның башкаладагы фатир бәяләренә кагылышлы фаразлары да шатландырмый.
– Көзен арендага бирелүче фатирларга гына түгел, сатылучы фатирларга да сорау артыр дип уйлыйм. Шуңа күрә ел азагына фатир бәяләре арзанаер, дип өметләнергә кирәкми. Аннары безнең Россиядә менталитет та шундый бит – бәяләр бер күтәрелсә, аның кире төшәчәгенә өметләнеп булмый, – ди белгеч.
Казандагы фатир бәяләре «котыру»ның тагын бер сәбәбе дип төзелештә арзанлы эшче куллар җитмәүне атый ул. Яшерен-батырын түгел, моңарчы йортлар төзелешендә, нигездә, Үзбәкстан, Таҗикстаннан килүче арзанлы эшче куллар эшләде.
– Пандемия аркасында аларның саны бик нык кимеде. Күбесе бүген Россиягә керә алмый. Ә үзебезнең эшче куллар җитешми. Шул сәбәпле күп кенә оешмалар йорт төзү срокларын озынайтырга мәҗбүр, – ди Илгизәр Гайнетдинов. Кулында азмы-күпме акчасы булган кешегә исә акчасын күчемсез милеккә кертергә киңәш итә ул. «Бүген бу – акча саклауның иң отышлы юлы», – ди.
Фатир сатып алырга җыенучыларга белгеч киңәше
– Фатир алу уен эш түгел. Шуңа күрә торак базарындагы үзгәрешләрне, фатир бәяләрен даими күзәтеп барыгыз. Яңа гына фатир сатып алган кешеләр белән аралашып тору да комачауламас.
– Булачак фатирыгыз эш урыныгыздан ерак урнашмаса, яхшырак. Эштән өеңә бер сәгать кайтасың икән, ул көненә ике сәгатьлек юл дигән сүз.
– Фатир алганда тәҗрибәле риелторга мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә күңелегезгә якын килерлек фатир гына табып калмыйча, аны дөрес итеп рәсмиләштерергә дә ярдәм итәчәк. Бик күп хата һәм югалтулардан да саклап калачак.
– Беренчел кертемгә акчаны каян табарга белмәүчеләргә акчаны картада түгел, кәгазь рәвешендә тотарга кирәк. Ник дигәндә, банк картасында чакта акча су урынына ага. Аның кая киткәнен дә чамалап бетереп булмый. Кулыңда тотканда акчаның исә кадере арта, аны юк-барга
тотасы килми.
Сан
2021 елның II кварталында Казанда яңа төзелеп килүче йортлардагы фатирларның бер квадрат метры уртача 106,5 мең сум тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 33,7 процентка күбрәк. Чагыштыру өчен: узган елның II кварталында шундый йортлардагы фатирларның бер квадрат метры 79,9 мең сум тирәсендә булган. 29 квадрат метрлы кечкенә студияләр аеруча кыйммәтләнгән. Бүген аларның хакы 3,5 миллион сумга (квадрат метры 120,7 мең сум) җитә.
Динә Гыйлаҗиева
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat