Сатар түгел, алыр чак: Россиядә ташламалы ипотека программасы 1,5 елга озайтылды

Ташламалы ипотека 2024 елның 1 июленә кадәр озайтыла! Узган атна шундый яңалык белән тәмамланды. Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин әлеге программаның тагын 1,5 елга озайтылуын, ставкасының 1 процентка артуын хәбәр итте. Шул рәвешле киләсе елдан ташламалы ипотеканы 7 урынына 8 процент белән рәсмиләштереп булачак. Бу яңалык торак базарына нинди үзгәрешләр алып киләчәк? «ВТ» хәбәрчесе шуны ачыкларга тырышты.

Бераз сабыр итәсе

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов ташламалы ипотека программасының 1,5 елга озайтылуы торак базарын әллә ни җанландырмас дип фаразлый. Ташламалы ипотека ставкасының 1 процентка артуы хәлне тагын да катлауландырачак дигән фикердә ул.

– Бүген торак базарында болай да тискәре күренешләр өстенлек итә. Хөкүмәт ташламалы ипотека, гаилә ипотекасы, авыл ипотекасы кебек программалар тәкъдим итсә дә, ипотекага фатир алучылар бик аз. Билгеле булганча, бүген банклар үзләре дә 0,1 процентлык еллык ипотека тәкъдим итә. Әмма бу да торак базарын җанландырып җибәрә алмады. Ник дигәндә, алар бу аерманы барыбер бәягә өстиләр, – ди белгеч.

Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, ипотекага фатир алган кеше кредитын вакытында түләп бара алсын өчен, торак бәясе ким дигәндә 20 процентка төшәргә тиеш. Бүген аларның ни дәрәҗәдә югары икәнен күреп торабыз. Дөрес, ел башы белән чагыштырганда Казанда фатир бәяләре бераз төшкән әле. Чагыштыру өчен: апрель аенда Казанда фатирларның бер квадрат метр бәясе уртача 145 мең сум булса, декабрьгә ул 135–137 меңгә калган. Әмма гади халык өчен монысы да коточкыч бәя.

– Бүген фатирлар чамадан тыш кыйммәт һәм бу икътисадый яктан берничек нигезләнмәгән, ясалма рәвештә арттырылган бәяләр. Торак базары җанлансын, дисә, хөкүмәт, төзүчеләр үзләре дә торак базарының квадрат метр бәясен киметү ягын да кайгыртырга тиеш, – дип саный Илгизәр әфәнде.

Белгеч фикеренчә, ташламалы ипотеканың процент ставкасы күтәрелү яңа төзелүче йортлардагы фатирларга ихтыяҗның төшүенә китерәчәк. Сорау кимегәч, фатирларның базар бәясе дә төшәргә мөмкин. Шуңа күрә киләсе елда фатир бәяләре 10 процентка кимергә мөмкин, дип фаразлый белгеч. Шуңа күрә якын арада фатир сатып алырга җыенган кешеләргә дә бераз сабыр итәргә киңәш итә ул.

– Якын арада фатир бәяләре төшәр ул. Ник дигәндә, ташламалы ипотеканың 1 процентка артуы аркасында, беренчел һәм икенчел торак базарында үзара көндәшлек башланырга мөмкин. Шуңа күрә фатир алырга теләүчеләргә бераз сабыр итәргә кирәк, – ди белгеч.

Искесенә дә кирәк

Ташламалы ипотека программасының озайтылуы турында игълан иткәндә, Владимир Путин әлеге программаның киләчәктә акрынлап бетереләчәгенә дә ишарә ясады. «Алдан сөйләшкәнчә, ташламалы ипотека программасы бетереләчәк. Әмма без моны акрынлап эшләячәкбез», – диде Президент. Ташламалы ипотека программасының 7дән 8 процентлыга әйләнүен дә шуның бер алымы дип аңларга кирәктер, бәлки.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, ташламалы ипотека программасына ясин чыккач, торак базары әллә ни зур югалту кичермәячәк. Ник дигәндә, халыкның бүген ташламалы ипотека алырга да мөмкинлеге юк.

– Ташламалы ипотека программасы якынча ике ел элек гамәлгә керде. Халыкның фатир сатып алырга, торак шартларын яхшыртырга мөмкинлеге булсын өчен эшләнде ул. Кызганыч, шушы соңгы ике ел эчендә, яңа йортларда сатылган фатирлар саны арту белән халыкның аны сатып алу мөмкинлеге артып кына калмады, фатир бәяләре дә бик нык үсте. Барлык зур шәһәрләрдә диярлек яңа төзелүче йортлардагы фатир бәяләре ике тапкыр диярлек артты. Мисал өчен, ике ел элек Казанда бер бүлмәле фатирны уртача 3,5 миллион сумга алып булган булса, хәзер аларның хакы 6 миллион сумнан артты. Шуңа күрә ташламалы ипотеканың тагын 1,5 елга озайтылуы фатирларга сорауны әллә ни арттырыр дип уйламыйм, – ди белгеч.

Яшерен-батырын түгел, кеше ипотека рәсмиләштергәндә, иң беренче чиратта, аның айлык түләвенә игътибар итә. Бүген ипотекага алынган бер бүлмәле фатир өчен айлык түләү 40 мең сумга якын. Шул ук вакытта кеше шундый ук бер бүлмәле фатирны ике тапкыр арзангарак – уртача 20 мең сумга арендалап тора ала. Мондый шартларда фатирларга сорауны ничек арттырып була соң?

– Торак базарында үзгәрешләр фатир бәяләре азмы-күпме төшкән очракта гына күзәтелергә мөмкин. Ташламалы ипотека программасы икенчел торак базарындагы фатирлар өчен дә гамәлдә булырга тиеш. Юкса бүген иске йорттан фатир алганда ипотеканы ким дигәндә 10 процент белән генә рәсмиләштерергә мөмкин, – ди Фәнис Хөсәенов.

Сатып алучы ота

Риелтор Эльвира Рәхимуллина фикеренчә, ташламалы ипотеканың 8 процентлыга әверелүенә борчылырга кирәкми. Ник дигәндә, фатир сатып алучыга төзүчеләр хәзер үзләре дә яхшы гына ташлама ясый. «Шуңа күрә ташламалы ипотека буенча процент ставкасы гамәлдә түбәнрәк булачак», – дип ышандыра ул.

Белгеч сүзләренә караганда, бүген Татарстанның икенчел торак базарындагы фатирларга сорау кимегән. Шуңа бәйле рәвештә аларның хаклары да төшкән.

– Яңа фатирларга сорау югары. Ник дигәндә, бүген яңа фатир сатып алучылар өчен отышлы программалар эшләп килә. Шул ук транш программасын гына алыйк. Аның нигезендә кеше йорт төзелеп кулланылышка тапшырылганчы һәр ай саен 1 сум гына кредит түләп тора ала. Яңа елга кадәр төзүчеләр тарафыннан бирелә торган субсидияләнгән 01, процентлы кредит та гамәлдә әле. Бәяләргә килгәндә, яңа йортларда төзүчеләр әллә ни зур ташламалар ясый алмый. Әмма субсидияләнгән түбән ставка хисабына алар да отышлы тәкъдимнәр ясарга тырыша, – ди Эльвира Рәхимуллина.

Белгеч фикеренчә, бүген фатир бәясеннән бигрәк, аны алырга мөмкинлек биргән кредитның процент ставкасына һәм айлык түләүгә игътибар итәргә кирәк.

– Бүген фатир сату өчен кулай вакыт түгел. Фатир сатып алу өчен исә хәзер менә дигән чор. Булган фатирын сатып, зуррагын алырга теләүчеләр дә ота. Дөрес, булганын очсызрак бәядән сатачаклар, әмма шул ук вакытта яңасын бик отышлы шартларда алып калырга өлгерәчәк, – ди риелтор.

Киләсе ел торак базарына тагын бер үзгәреш алып киләчәк. Россиядә гаилә ипотекасын рәсмиләштерү өчен шартлар яхшыра. Киләсе елдан аны 18 яше тулмаган ике баласы булган һәр гаилә рәсмиләштерә алачак. Балаларның кайсы елдан соң тууы мөһим түгел. Билгеле булганча, аңа кадәр ул 2018 елдан соң баласы туган гаиләләр өчен генә гамәлдә иде.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү