Украинадагы махсус хәрби операция турындагы 125 мең ялган хәбәр ачыкланган

Россия Генераль прокуратурасы Украинадагы махсус хәрби операция турында 125 мең ялган хәбәрне юкка чыгаруга ирешкән. «РИА Новости» язганча, быел 11 ай эчендә  прокурорлар ялган мәгълүматларны интернеттан алу турында Роскомнадзорга 1630 таләп юллаган. Экстремистлык һәм террорчылык оешмалары материалларына, рөхсәтсез массакүләм акцияләрдә катнашуга өндәүләрдән торган хәбәрләргә, террорчылык актлары турында фейкларга кагылышлы мәгълүматлар бу.

Нәтиҗәдә Роскомнадзор интернет киңлекләрендәге 189 меңнән артыграк язманы юк иткән. Шуның 125 меңе – махсус операция турында ялган хәбәрләр.

Сүз уңаеннан, алдагы 3 елда прокурорлар Роскомнадзорга интернеттагы мәгълүматларны ябу турында 1012 таләп җибәргән булган.


Фикер өстәү