Украинаның террорчылык актлары өчен химик корал куллануы турында белдергәннәр

Россия Кораллы көчләренең радиациядән, химик һәм биологик куркынычлардан саклану гаскәрләре башлыгы генерал-лейтенант Игорь Кириллов Украинаның хәрби хәрәкәтләр барышында гына түгел, бәлки террорчылык актлары өчен дә химик корал куллануы турында белдергән. Бу хакта “RT” яза.

“Украина кораллы көчләре хәрби хәрәкәтләр барышында гына түгел, террорчылык актларын башкарганда да агулы катнашмалар куллана. Мәсәлән, 2022 елның 9 августында Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Владимир Сальдо агулану билгеләре белән хастаханәгә озатылды”, – дип билгеләп үткән ул.

Лаборатория тикшеренүләре аның рицин матдәсеннән агулануын күрсәткән.

“Моннан тыш 2023 елның 5 декабрендә Луганск халык республикасы хакимияте башлыгы Леонид Пасечник феноллы катнашма белән бик каты агуланды”, – дип өстәгән Кириллов.

Россия Оборона министрлыгы вәкиле югары вазыйфларны биләүче башка кешеләрнең дә агулану очраклары булганлыгын, аларны тикшерүнең дәвам иттерелүен билгеләп үткән.


Фикер өстәү