Татарстанның бер авылында 6 млн сумлык бүрәнә йорт янып беткән

Түбән Кама районының Березовая Грива авылында бүрәнә йорт янган. Янгын турында хәбәр шаһитлардан килгән.

Ирекле янгын сүндерү командалары урынга кадәр барып җиткәнче, кишәрлек хуҗасы газ һәм электр линиясен сүндергән. Бер катлы бинада мунча булган. Соңрак урынга шәһәр бүлекчәләре килгән.

Нәтиҗәдә 48 «квадрат» мәйдандагы йорт тулысынча янып беткән. Хуҗа зыянны алты миллион сумга бәяләгән.

— Якынча, янгын чыгуның сәбәбе — төтен торбасыннан корылма конструкциясенә кадәр чигенүләрнең булмавы яки туры килмәве , — дип хәбәр итте Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин.

 


Фикер өстәү