Россиядә гаилә пары яңа туган сабыйларына Владимир-Путин дип исем кушкан

Нижневартовск бала тудыру йортыннан Россия Президенты хөрмәтенә Владимир-Путин дип исем бирелгән яңа туган баланы чыгарганнар. URA.RU агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә гаилә башлыгы — Гошгар Пириев  бала да, аның әнисе дә үзләрен яхшы хис итүләре турында сөйләде.

«Бүген хатынымны һәм сабыемны бала тудыру йортыннан чыгардылар. Ул үзен яхшы хис итә. Аз гына көйсез егет, болай бар да яхшы. Хатынның да барысы да яхшы «, — дип сөйләде Гошгар.

Сабыйны үзара Путин дип кенә атап йөртәләр. Ир-ат билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирәдәгеләр бала исеменә төрлечә җавап бирә. Өлкән буын лояльрәк, ә заманча — кагыйдә буларак, хупламый.

Гошгар Россия Президент фанаты булуын белдерде  һәм улы үсеп, үз иленә файда китерер дип өметләнә.


Фикер өстәү