Тагын суыта: Татарстанга Себер антициклоны килә

Татарстанга Себер антициклоны үз йогынтысын таратачак, шуның аркасында республикада тагын салкынайтачак.

ТР гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә, 20 февральдә, төнлә һәм иртә белән кар явачак, ә температура түбәнәя. Төнлә  -9.-14, көндез -5..-10 булыр дип көтелә.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 21 һәм 22 февральдә, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы мөмкин. Төнлә температура -13…-18, көндез -7.-12 булачак.

Якынча фаразлар буенча, 23-24 февральдә температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк һәм, төнлә -13.-18, көндез -6.-11 тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү