Газетага язылу

Татарстанда 70 яшьлек хатын-кыз клиник үлем кичергәннән соң шигырь яза башлаган

Чаллыда яшәүче Гөлнәфидә Лопанова җитмеш яшьлек юбилеена тәүге лирик шигырьләре җыентыгын дөньяга чыгарып, шигърият сөючеләрне шаккатырган. Талантлы пенсионер шул рәвешле яшьнең иҗатка һич тә комачауламавын тагын бер тапкыр раслаган, дип яза «Челнинские известия».

Гөлнәфидә ханымның таланты клиник үлем кичергәннән соң ачылган. Хәзер инде ул – өч китап авторы. Шигырьләре популяр журналларда басыла, интернет челтәрендә үз укучылары барлыкка килгән. Шагыйрәгә хәтта Мәскәү композиторлары Любовь Исаева һәм Рамил Аббязов игътибар иткән – алар аның шигырьләренә җырлар яза. Фәгыйм Җиһаншин бу әсәрләрне русчага да тәрҗемә итеп куйган инде.

«Башкала композиторлары ясалма фәһем программаларыннан файдаланса да, темасын, эчтәлеген һәм асылын аңлап, шигырьне мөстәкыйль эшкәртә, – дип сөйләп үткән газета хәбәрчесенә Фәгыйм Җиһаншин. – Җырлар ике телдә дә бик табигый яңгырый. Тагын шунысы мөһим: әсәр башындагы һәм куплетлар арасындагы көй бик күп халыкларныкына охшаш. Мәсәлән, японнар, кореяле, кытайлы, вьетнамлылар һәм Үзәк Азиядә яшәүче башка халыклар, аларны тыңлап, үзләренә якын аһәңнәрне ишттерергә мөмкин. Илләр һәм континенттагы халыклар дуслыгын арттыру өчен аларга җырның сүзләрен үз телләренә тәрҗемә итәсе генә кала».

Композиторларның татар шигьриятенә игътибарын юнәлтүенә гаҗәпләнәсе юк. Любовь Исаева Оренбург өлкәсендә татар мохитендә туып үскән.  Коллегасы Рамил Аббязов – Түбән Новгород өлкәсеннән. Ул бүгенге профессионаллар оныта язган мөнәҗәтләрне яңартырга тырыша. Рамил Татарстан, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләрендә яшәүче күп кенә үзешчән шагыйрьләрнең әсәрләренә җырлар яза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре