Рөстәм Миңнеханов Елена Проничева һәм Андрей Северилов белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходлыгы» ГАҖ Директорлар советы рәисе (FESCO төркеменең баш компаниясе) Андрей Северилов һәм Дәүләт Третьяков галереясе генераль директоры Елена Проничева белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясе генераль директоры Елена Проничева һәм «Ерак Көнчыгыш диңгез пароходлыгы" ГАҖ Директорлар советы рәисе Андрей Северилов белән очрашты

Очрашуда Казан Кремлендә Третьяков галереясе экспозициясен оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. FESCO Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында мәдәни проектка ярдәм итәргә әзер. Исегезгә төшерәбез, FESCO Третьяков галереясе белән күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләренә ия һәм Ерак Көнчыгыш төбәгендә музей филиаллары челтәрен киңәйтү буенча төп партнер булып тора.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Северилов КФУ базасында транспорт логистикасы буенча белгечләр әзерләү мәсьәләсен тикшерделәр. 2023 елның маенда FESCO төркеме Казан университеты белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Яклар кадрлар әзерләү өчен белем бирү, фәнни-тикшеренү һәм башка программалар һәм проектлар бергәләп эшләргә килештеләр.

Моннан тыш, FESCO төркеме Россиядә Кытайда киң таралган ГО уенын алга таба үстерү белән кызыксынуын белдерә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Азия-Тын океан төбәге илләре белән мөнәсәбәтләр Татарстан һәм гомумән Россия үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, быел март аенда Казанда ГО уены буенча Бөтенроссия турнирын оештыру планлаштырыла.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин катнашты.


Фикер өстәү