Казанда билгеле бер урыннарда алкоголь сату тыела

«Киләчәк уеннары» халыкара турниры узачак объектлар тирәсендә алкоголь сату тыелачак. Әлеге таләпне иртәнге 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр үтәргә кирәк булачак.

Тыюлар кайда гамәлдә булачак?

19 февральдән 23 февральгә кадәр — «Татнефть Арена»стадионы янында;
20 февральдән 3 мартка кадәр — Казан теннис академиясе янында;
22 февральдән 23 февральгә кадәр — «Ак Барс»көрәш сарае янында;
24 февральдән 26 февральгә кадәр Казан циркы янында;
21 февральдән 26 февральгә кадәр һәм 28 февральдән 2 мартка кадәр Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта;
27 февральдән 29 февральгә кадәр — «Хезмәт резервлары» стадионы янында;
19-20 февральдә «Зилант» стадионы янында;
19-20 февральдә «Искәндәр» манежы янында;
22 февральдә һәм 28-29 февральдә «Урам» экстрим паркында.


Фикер өстәү