Газетага язылу

Заводта һәлак булучылар саны җидегә җиткән, тагын тугыз кешенең язмышы билгесез

Амур газ-химия комбинатында һәлак булучылар саны җидегә җиткән. Бу хакта “РИА Новости” предприятиенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Моңа кадәр, янгында 131 кешегә зыян килгән, Кытайдан бер кеше  – подряд оешмасы хезмәткәре һәлак булган, дип хәбәр ителгән иде. “Коткару-эзләү эшләре барышында Кытайдан дүрт кешенең – подряд оешмасы хезмәткәрләренең мәетләре табылды. Шул рәвешле җиде кешенең һәлак булуы расланды”, – дип хәбәр иткәннәр предприятиедән.

36 кеше төрлечә җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. 116 кеше киселү-бәрелү сәбәпле табибларга мөрәҗәгать иткән – боларына хастаханәгә озату таләп ителмәгән. Тагын 9 кешенең язмышы билгесез булып кала. Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен махсус комиссия булдырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре