Азия-Тын океан төбәге илләре товарларын төягән тәүге поезд Татарстанга юл тоткан

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен Владивостокка килеп төште. Биредә ул Владивосток диңгез сәүдә порты белән танышкан.

Россиянең Ерак Көнчыгыштагы иң зур портларыннан берсе бу. Порт һәр ел саен 5 миллион тонна йөк һәм нефть продуктларын, 150 мең берәмлек машина һәм башка техника, 670 мең TEU контейнер йөген үткәрә.
Татарстан Президенты портта FESCO компаниясенең логистика бүлеге вице-президенты Герман Маслов белән очрашкан.

FESCO – порт, тимер юл аша йөкләр ташу белән шөгыльләнүче иң зур компанияләрнең берсе. Ул Татарстан Республикасын урта Идел аша чит илләргә (һәм, киресенчә, чит иләрдән безгә) йөк ташу үзәгенә әйләндерердәй төбәк буларак күздә тота.

Компания вәкилләре июль аенда Татарстанда булып киткән. Алар республикада поездлар белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән – Татарстанга һәм, киресенчә, бездән чит илләргә товарлар ташуны оештыру үзәген ачу мөмкинлеген өйрәнә.

“Безнең өчен бу хезмәттәшлек стратегик әһәмияткә ия. Татарстан нык үсешле транспорт инфраструктурасына ия. Без транспорт-логистика проектын тормышка ашыру өчен кирәкле барлык ярдәмне күрсәтәчәкбез”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Портта Президент автомобиль, универсаль терминаллар, контейнер терминалын идарә итү үзәге, “ Цифровой двойник” системасы белән танышкан. Шунда ук Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын океан төбәге (АТР) илләре товарларын төягән контейнер поездын озатып җибәрүдә катнашкан.

Шулай итеп, FESCO Kazan Shuttle поездлары аена 2 тапкыр Владивосток станциясеннән Казанның Тихорецкая станциясенә йөкләр ташыячак. Аннан исә товарлар республика шәһәрләренә һәм Идел буе төбәгенең башка шәһәрләренә машиналарда озатылачак. Поезд Татарстан башкаласына 11 тәүлек эчендә килеп җитә. Моңа кадәр товарларның күпчелеге безгә Мәскәү аша китерелгән.

“Компаниябезгә ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт! Без, базарларны өйрәнеп, Татарстанда сәнәгатьнең, интернет-сәүдәнең ничек үсүен күрдек. Хәзер аена ике поезд йөриячәк. Зур хезмәттәшлеккә чыгарга ниятлибез. Кытай, АТР илләре белән Татарстан арасында “күпер” салырга өметләнәбез”, – дигән Рөстәм Миңнехановка Герман Маслов.

Республика Президенты Көнчыгыш халыкара форумы кысасында “Ерак Көнчыгыш диңгез пароходчылыгы” җәмгыятенең Директорлар Советы рәисе Андрей Северилов белән дә очрашкан. Ул Президентка уртак проектны тормышка ашыруга карата Татарстанның зур кызыксыну күрсәтүе өчен рәхмәт белдергән. Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән “FESCO транспорт төркеме” арасында ниятләнүләр турында килешүгә кул куелган.


Фикер өстәү