Татарстанда тагын бер бала тәрәзәдән егылып төшкән

Кичә кичке уннар тирәсендә Бөгелмәдә өченче кат тәрәзәсеннән бер бала егылып төшкән. Башы җәрәхәтләнгән баланы тиз арада хастаханәгә китергәннәр.

Фаҗига килеп чыккан вакытта малай өйдә әтисе белән генә булган. Баланың әнисе олы улы белән чыгып киткән булуы мәгълүм. Сабый тәрәзә төбенә менеп, москет сеткасына таянган һәм аска очкан.

Фаҗига урынына җирле прокурор Артем Кривоносов та килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Кичә Казанның Чуйков урамында бер яшьлек бала җиденче кат тәрәзәсеннән егылып үлгән иде.


Фикер өстәү