Яшел Үзән фаҗигасе: ваемсызлык корбаннары кем намусында?

Яшел Үзән шәһәрендә күпкатлы кирпеч йортта газ шартлаган. Фаҗига ике кешене алып китте, зыян күрүчеләр дә бар. Берничә фатир җимерелгән. «ВТ» хәбәрчесе әлеге йортта яшәүчеләр белән сөйләшеп кайтты.

Ваемсызлык корбаннары

29 март кичендә Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамындагы 39А адресы буенча урнашкан тугыз катлы кирпеч йортта шартлау була. Нәтиҗәдә җиде фатир җимерелә: алтысы – җиденче катта, берсе – сигезенчедә. Фаҗига турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 22:44 сәгатьтә килеп ирешә. Вакыйга урынында 60лап кеше, 20 берәмлек техника эшләгән. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, торак йортта яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Алты кеше төрле җәрәхәтләр алган. 23 сәгать 37минутта исә хәрабәләр астыннан үле ир-ат гәүдәсен тартып чыгарганнар. Аның 87 яшьлек пенсионер Михаил Тимохин булуы ачыклана. 30 мартта исә авыр хәлдә хастаханәгә озатылган хатын-кызның реанимациядә үлүе билгеле булды.

Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе дип көнкүреш газы чыгуны атый. Фаҗигагә китергән сәбәпләр арасында 87 яшьлек ир-атның үз-үзенә кул салу омтылышы да бар. Һәлак булган Михаил Тимохин исерткеч эчемлекләр кулланырга яраткан дип сөйлиләр. Аның фатирны юк итәм дип янаган очраклары да булган. Нәкъ шул көнне туганнары аны психоневрология диспансерына илткән, тик хастаханәдә кабул итмәгәннәр. Әлеге хәл буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү», «Сәламәтлеккә авыр зыян салу» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

«Бетәбез дип торам!»

«ВТ» хәбәрчесе фаҗига урынына иртәнге унга барып җитте. Бу вакытта йорт тирәсенә махсус техника китертелгән, тирә-юньне камап алганнар, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, полиция һәм башка хезмәтләр дә эшли иде. Карап торышка, фаҗига турында бары тик кешенең һәм техниканың күплеге, фатирдагы чәлпәрәмә килгән тәрәзә, зыян күргән балконнар гына сөйли. Бина үзе җимерелмәгән. Бу Ленин урамы буенча сузылган юл аша карасаң шулай. Эчкәрәк узып, йорт ишегалдына кергәч, йортка шактый зыян салынганы ачык күренә. Фаҗига булган каттагы фатирлар гына түгел, астарак, өстәрәк урнашканнарында да, янәшә йортта да тәрәзәләр ватылган. Зыян күргән йортта урнашкан «Магнит» кибетендә исә газ да, су да, ут та беткән. Хезмәткәрләр, ашыга-кабалана тартмалар ташып, товарларны киштәләрдән җыеп, каядыр урнаштыру ягын кайгыртып йөрде.

Фото: mchs.tatarstan.ru
Вакыйга урыныннан халык өзелмәде. Кайсылары инде кичтән үк хәбәрдар, кайсылары яңалыкны әле ишетеп, сәбәпләрен сораша, үзара сөйләшә. Белгәне-белмәгәне хәлгә бәясен бирә, сәбәпләрен эзли. Бездә халык махсус хезмәтләрдән дә өлгеррәк эшли бит.

Үзен Ленин урамы, 35 нче йортта яшәүче дип таныштырган әби таныш-белешләренә бу хәбәрне җиткереп өлгергән инде. Валя исемле әллә күршесе, әллә дустын «монда кил, биредә кеше күп» дип әйдәп маташуы иде. Төнлә ишегалдында ватык-җимерекләр күп булуын, иртән бераз җыештырганнарын да аннан белдек.

– Суган алырга гына чыктым. Чыкмас идем дә бит, – дип сүз башлады ул. – Шартлау тавышын ишетмәгән кая! 11 тула иде. Йөрәгем борчып торгач, дару эчтем. Ятам дигән идем инде. Машиналар тавышы ишетелде. Чыгыйм, дидем. Балконнан әллә ни күренмәде, шулай да куркыныч бит. Ул йортта кемнәр яшәгәнен белмим шул. Бер әби өстенә шкаф ишелеп төшкән дип ишеттем.

Булган мәгълүматларын үзара сөйләшеп бетергәч, әбекәйләр хәзерге заман яшьләрен тәнкыйтьләргә тотынды. Карап торучылар, телефонга төшерүчеләр ярдәм кулы сузарга теләүчеләрдән күбрәк иде, янәсе. Андый-мондый хәл була калса, тизрәк гаджетларга эләктереп калырга тырышабыз шул…

Граната шартлаганмы әллә? Шевченко урамы, 3 нче йортта яшәүче Аня ханымның, көчле тавыш ишеткәч тә, беренче уе шул булган.

– Шартлау ишетелгәнче, тыныч кына өйдә утыра идек. Бала-чагабыз да күп, әни дә бар. Шок кичердем. Мин шундук 112 номерына шалтыраттым. Йортның икенче подъездында яшәүче Ринат абыйның да тәрәзәләренә зыян килгән иде хәтта. Тагын бер күршебез сөйләп торды: аның ябык балконы ачылып китеп, ишек тоткаларын, йозакларны алып аткан, – дип искә төшерде ул бу бәхетсезлеккә китергән кичне.

Аня ханым әйтүенчә, шартлау килеп чыккан фатир хуҗасы хәмер белән дус булган. Аның күптән түгел хатыны Нина үлгән икән. «Исерек кеше әллә ни уйлап тормый инде. Газны ачкандыр да йоклап киткәндер. Кем белә инде хәзер. Бу йортта кем яшәр инде? Сатам дисәң дә, сатып булмас», – дип хафаланды әңгәмәдәшебез.

Фото: mchs.tatarstan.ru

Фаҗига булган йортта яшәүче Әлфирә әби Гыйльметдинова өстенә фотосурәтләр ишелеп төшкәнгә уянып киткән. «Сәгать кичке 11 тирәсе, йокларга яткан идем инде. Нәрсәдер «шарт» итте. Кайда икәнен абайламыйча тордым. Утны яндырмакчы идем, янмады. Фатирдан чыктым, барысы да кычкырыша. Без 8 катта яшибез. Ә бу хәл 7 катта булды. Безнең катлардагы фатирлар да җимерелгән. Әй Аллам, бетәбез, дип торам. Рәхмәт төшкере, күрше егете урамга алып чыкты. Аннан балалар үзләренә алып китте», – дип искә алды ул хәвефле төнне. 82 яшьлек Әлфирә әби әлеге йортта 1975 елдан бирле яши.

Кемгә – йорты, кемгә – малы, ә кемгәдер дүрт аяклы дусты жәл. Төнге фаҗиганең тагын бер шаһиты – журналистлар белән сөйләшергә теләмәгән бер апаның шушында мәчесе үлгән булып чыкты…

«Ялгыз калмаслар»

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев журналистларның сорауларына җавап бирде.
– Хәзерге вакытта белгечләр йортка бәя бирә, экспертиза үткәрә. Шуннан соң зыян күргән фатирларда яшәүчеләр кире үз торакларына кайта алырлармы-юкмы икәне билгеле булачак. Җимерелгән катларны төзекләндерүгә күпме вакыт кирәк буласы әле билгеле түгел, – дип аңлатты ул. – Йортны яраксыз дип әйтергә иртәрәк. Барысы да белгечләр сүзеннән тора. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге туганнарында, дус-ишләрендә яшәргә карар кылды. 18 кеше «Волга» шифаханәсенә урнаштырылды. Монда аларга барлык уңайлыклар тудырылган, ашату-эчертү белән тәэмин ителгән. Алар белән психолог эшли. Һәркайсы турында мәгълүмат бар. «Кайнар элемтә» ачылды. Бу бәладә берәү дә ялгыз калмаячак, булышачакбыз.

Башлык шушы вакыйга вакытында тиз арада ярдәм иткән кешеләргә, махсус хезмәтләргә рәхмәтен дә әйтте.

– Барысы да әлеге хәвефле вакыйгада үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Барысы да булышты, оператив эшләде. Барлык кешеләргә дә рәхмәт, – диде Михаил Афанасьев.
Беренчел тикшерүләр буенча, белгечләр йортны җимермәскә карар кылган. Мөгаен, югары катларны һәм зыян күргән күрше фатирларны торгызып булыр. Әлегә моңа күпме вакыт сарыф ителәсе генә билгеле түгел.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү