Казанда бер яшьлек кыз 7 кат тәрәзәсеннән егылган

Бер яшьлек кыз иртән тәрәзәдән егылып төшкән.

Казанның Чуйков урамы 27нче йортта иртәнге бишенчеләрдә 7нче кат тәрәзәсеннән сабый егылып төшкән.

Тән җәрәхәтләре алган баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Тик сабыйның гомерен саклап кала алмаганнар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.


Фикер өстәү