Газетага язылу

Ноябрьдә кемнәрнең хезмәт хакына өстәмә түләү билгеләнәчәк?

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда югары хезмәт хакы алачак. Бу чараның кемнәргә кагылуы турында «Татар-информ» хәбәр итте.

Ноябрьдә татарстанлыларның эшләми торган ике бәйрәм көне булды – 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне). Биш көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр бу көннәрдә ял иттеләр. Әмма график буенча эшләүчеләр, шулай ук ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре бу көннәрдә җитештерү ихтыяҗына бәйле рәвештә эшләде.

Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көннәрендә эш өчен кимендә икеләтә түләнә. Шул ук вакытта кеше бәйрәмнәрдә эшләгән өчен ял алырга хокуклы, әмма бу очракта бәйрәм көнендә эшләгән өчен бер генә күләмдә түләнәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре