"Кадерле дуслар!
Сезне Бөтендөнья балалар көне белән ихлас котлыйм!
Балалар – гаилә, җәмгыять һәм дәүләт өчен иң кадерле хәзинә. Һәр бала яратылуга, кайгыртылуга, иминлеккә, белем алуга, сәламәтлек саклауга һәм үз талантын ачу мөмкинлегенә хокуклы.
Республикабызда бала хокукларын яклауга аеруча игътибар бирелә: бала үсеше өчен уңай һәм имин шартлар тудырыла, гаиләләргә, мәгариф һәм спорт, мәдәният һәм иҗат өлкәләрендә ярдәм күрсәтелә. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында балаларга якташларыбызның Туган илгә мәхәббәте, хезмәт сөючәнлеге, мәрхәмәте һәм үз бурычларына турылыклы булуы хакындагы кыйммәтләрне тапшыру аеруча мөһим.
Кадерле балалар!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле балачак, тугъры дуслар, якты ачышлар һәм ышанычлы киләчәк телим. Яныгызда яраткан әти-әниләрегез, остазларыгыз һәм ярдәм кулы сузучылар һәрвакытта да булсын!
Педагогларга, тәрбиячеләргә, табибларга, тренерларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм үзенең көч-куәтен кызганмыйча балалар белән эшләүчеләрнең һәркайсына аерым рәхмәт! Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез зур.
Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең игътибарыгыз, җылылык һәм сабырлыгыгыз баланың гомерлек бәхетенә нигез сала. Һәр йортта үзара аңлашу һәм ышаныч булсын, балалар ярату тоеп, бәхетле яшәсен!
Бәйрәм белән сезне! Һәр баланың балачагы җылылык, игелек, хыялларга бай һәм зур мөмкинлекләр белән тулы булсын!", - диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез