Алтын бәясе. Фатир сатып алуга караганда, аны арендалау отышлырак

Татарстан елдан-ел күбрәк торак төзеп кенә калмыйча, аның бәясе ягыннан да рекорд куя. Белгечләр әйтүенчә, соңгы дүрт елда Казанда фатир бәяләре ике тапкыр (!) кыйммәтләнгән. Шуңа күрә бүген торак сатып алуга караганда, аны арендалау отышлырак, диләр. Башкалада «берле» өчен айлык ипотека түләгән акчага «икеле»не арендага алырга мөмкин. Үз торагым булсын дип бурычка батарга кирәкме? Әллә кешенеке дә ярап торамы? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Яшә генә

Алинә һәм Надир Хәсәновлар Казанга Буадан күченеп килгән.

– Башкала – башкала инде ул. Монда эш өчен дә, җиде яшь тулучы кызыбызны мәктәпкә бирергә дә мөмкинлекләр күбрәк, – ди гаилә башлыгы. – Бик озак уйлашканнан соң, былтыр «Мега» сәүдә йорты тирәсеннән 12 миллион сумга аш һәм кунак бүлмәләре тоташкан ике бүлмәле фатир сатып алдык. Ташламалы ипотека буенча акчаны бурычка 8 процент белән бирделәр. Хәзер шуны 25 ел буе түлисе. Айлык түләү 47 мең сум чамасы. Өстәмә чыгымнары да күп, билгеле. Ипотека булгач, милекне иминиятләштерергә, ремонт ясарга, йорт җиһазлары сатып алырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Әле яшисе дә бар. Коры акыл белән исәпләп карадым: ремонтны да кертеп, 25 елдан фатир 18 миллион сумга төшәчәк. Айга 60 мең сум дигән сүз бу.

Рәсми саннардан күренгәнчә, республика буенча уртача хезмәт хакы 60 мең сум чамасы тәшкил итә. Димәк, бер кешегә, шул исәптән Надирга да, ипотека түләгәннән соң, яшәргә бер тиен дә акча калмый. Эшләгәнең җитсә әле. Эш тәкъдим итүче «Авито» сайтында, мәсәлән, вәгъдә ителгән хезмәт хаклары 35–40 мең сумнан башлана. Шул ук сайтта фатирны арендага алып тору бәяләрен дә белештек. Яңа йортта аерым аш бүлмәсе булган «икеле» өчен, мәсәлән, аена икеләтә азрак – 30 мең сум сорыйлар. Аның каравы шкафтагы элгечләргә кадәр бөтен кирәк-ярак әзер. Кер дә яшә!

Кесә калынаймый

Үз куышыңны булдырам дип банкка бурычка батканчы, кеше түбәсе астына кереп яшәү шактый очсызга төшүен белгечләр дә раслый. «Циан» агентлыгы мәгълүматларына караганда, Казанда айлык ипотека түләве белән аны арендалау бәясе 2,9 тапкыр аерыла. Әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә дә миллионлы шәһәрләрне уздырган. Чагыштыру өчен, Санкт-Петербургта ул – 2,7, ә Мәскәүдә 2,5не тәшкил итә. Беренче бишлеккә ут күршеләребез Самара һәм Уфа да (һәркайсында – 2,4) бар.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, 2023 ел торак базарының астын өскә китерде.

– Бер ел эчендә төп ставка 16 процентка кадәр күтәрелде, беренчел кертем күләме 30 процентка кадәр артты, ипотека бирү шартлары шактый катгыйланды. Төзелеш материаллары кыйммәтләнүен дә искәртик. Нәтиҗәдә былтыр яңа йортлардагы фатир бәяләре кул җитмәскә әверелде. Бу исә икенчел торак базары җанлануга китерде. Тик торакка бәя арта дип кенә кесә калынаймый шул, – ди белгеч.

 

Татарстанның төрле шәһәрләрендә торакның бер квадрат метры бәясе

  Яңа йортта, сумнарда Иске йортта, сумнарда
Татарстан 174,6 146,2
Казан 210 174
Чаллы 144 103
Әлмәт 124 102
Түбән Кама 120 110
Яшел Үзән 98 83

«Циан» агентлыгыннан

 

Фатирым – кешенеке

Тик түбәсез дә булмый. Татарстанда торакны озак вакытка арендага алырга теләүчеләр саны базардагы тәкъдимгә караганда өч тапкыр күбрәк, ди башкаладагы милек агентлыкларының берсендә эшләүче риэлтор Сания Мусина.

– Бүген яңа төзелгән йортта торакның бер квадрат метры 210 мең сумнан башлана. Димәк, иң кечкенә фатир өчен дә 6–6,5 миллион сум акча чыгарып бирергә туры киләчәк. Ташламалы ипотека программалары да коткармый. Билгеле булганча, дәүләт ставкасы 6 миллион сумга кадәр акчага бирелә. Тик бу бәягә фатир юк инде. Шул ук «икеле»нең ярты хакын банк тәкъдим иткән югары процент белән түләргә туры киләчәк, – ди белгеч.

Риэлтор фикеренчә, хәзер торакны арендалау отышлырак. «Бүген бөтен йорт җиһазы булган бер бүлмәле фатир – 20–25, «икеле» – 30–35, «өчле» исә 35–40 мең сум тора. Бер ел эчендә торакны озак вакытка арендага алып тору бәясе 30 процентка кыйммәтләнде. Моңа да карамастан, кеше фатирында яшәргә риза булучылар саны базардагы тәкъдимгә караганда өч тапкыр күбрәк. Җәйгә таба сорау тагын да артачак, чөнки шәһәргә студентлар киләчәк», – ди Сания Мусина.

Белгечләр исәпләп тә чыгарган: Татарстанда бер бала тәрбияләүче гаиләгә икенчел торак базарында бер бүлмәле фатир сатып алу өчен 8 елдан артык акча җыярга кирәк. Дөнья тагын үзгәрмәсә, дип тә өстик.

 

«Бүген фатир сатып алуның мәгънәсе юк»

Торак базарындагы вазгыять турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВтан сораштык.

– Торакка бәя ник арта?

– Моның төп сәбәпләре икәү. Беренчедән, берничә ел элек яңа төзелгән йорттан фатир сатып алырга теләүчеләр өчен ташламалы ипотека гамәлгә керде. Аның буенча банк ставкасы 2–8 процент тәшкил итә. Бу – торак базарында сату-алуларны бермә-бер арттырды. Икенчедән, безне даими рәвештә ташламалы ипотека программалары бетә дип кисәтеп тордылар. Аңлашыла, алар туктамады. Әмма программаны менә-менә ябалар дигән саен, халык, кырылып, фатир сатып алырга кереште. Моның аркасында торак бәяләре тагын да кыйммәтләнде. Соңгы дүрт елда гына да фатир бәяләре ике тапкыр диярлек артты.

– Финанс яктан, фатирны сатып алмыйча, аны арендалау дөресме?

– Мисалга икенчел торак базарындагы «икеле»не алыйк. Ник дисәң, мондый фатир төзелеп беткәнне көтәсе юк. Фатирның мәйданы – 35 квадрат метр, ул 7 миллион сум тора, ди. Әгәр сезнең кулда бу кадәр акча бар һәм торак кирәк икән, аны арендалаганчы, сатып алу отышлырак, әлбәттә. Тик бүген күпчелек ипотека рәсмиләштерергә мәҗбүр. Исәпләп карыйк: Казанда уртача хезмәт хакы 74 мең сум тәшкил итә. Статистика мәгълүматларына ышанып, Казанда яшәүче урта хәлле кеше айлык акчадан салым тотылганнан соң, кулга 60–65 мең сум хезмәт хакы ала дип уйлыйк. 7 миллион сумлык фатир өчен ким дигәндә 2 миллион сум беренчел кертем кирәк. Калган акчаны банктан бурычка алырга туры киләчәк. Ә бүген банклар ипотеканы 16 процент белән бирә. Димәк, 20 елга айлык түләү 70 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Ягъни бүген Казанда яшәүче урта хәлле кешенең бер бүлмәле фатир сатып алырлык мөмкинлеге юк. Хәер, бүгенге шартларда бу мәгънәсез дә. Финанс яктан белемле кеше мондый адымга бармаячак. Беренчедән, бүгенге шартларда ипотека йөген тарту бик авыр. Икенчедән, эшсез калсагыз, бурычны түли алмаячаксыз. Вакытлыча яшәп тору өчен торакны арендалау икеләтә очсызракка төшә.

– Алга таба нишләргә?

– Торакны йә арендага алырга, йә сабыр итәргә. Без базар икътисады шартларында яшибез. Үсеш артыннан һәрвакыт түбән төшү күзәтелә. Шуңа күрә бәяләр төшкәнне яки керем дәрәҗәсе артканны көтәргә кирәк.

 

Саннар

Былтыр илдә ипотеканы 25 елга рәсмиләштерүчеләр саны 57 процентка арткан. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләрнең 15 проценты аны мөмкин булган иң зур вакыт – 30 елга рәсмиләштергән.

Узган ел ипотекага фатир сатып алучыларның 42 проценты әҗәтне түләп бетергәнче 65 яшьтән узачак.

Бу елның февралендә Татарстанда 5,5 мең торак сату-алу килешүе төзелгән. Гыйнвар белән чагыштырганда, бу – 23 процентка азрак.

Казанда барлык төзелүче торакның 62 проценты әлегә сатылмаган.

ДОМ.РФ мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләрнең ипотека кредитлары буенча 600 миллиард сум бурычы бар.


Фикер өстәү