Кыйммәтле куыш: Казанда фатирлы булу күпмегә төшә?

Ел башыннан бирле Казанда яңа төзелүче йортлардагы фатирлар 30 процентка кыйммәтләнгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы хәтта Россия төбәкләре арасында беренче урынга ук чыккан (таблицада. – Д.Г.). Сигез ай эчендә Казандагы яңа фатирларның бер квадрат метры 170 мең сумга (!) җиткән. Чагыштыру өчен: ел башында аның хакы 140 мең сумны тәшкил иткән. Алга таба ни булыр?

Бер бүлмәле пачутта

Финанс аналитигы Александр Гусев фатирларның квадрат метр бәясе котырып үсүгә банклар тарафыннан 7 процентлы ташламалы кредит бирелә башлау сәбәпче дип саный. «Торак бәяләре, нигездә, 2020 елның икенче яртысыннан зур тизлектә үсә башлады. Ташламалы ипотека керттеләр, ә кулланылышка тапшырылган торак күләме җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Шул рәвешле түбән ставка хисабына фатирларга сорау артты, әмма төзүчеләр сатуга торак җиткереп бетерә алмый тилмерде. Шул рәвешле фатирларның квадрат метр бәясе дә бик нык үсте», – ди белгеч.

Шул рәвешле көзгә таба фатир бәяләре бераз төшмәсме дип сабыр иткәннәрнең өметләре акланмады. Фатир бәяләре үскәннән-үсә генә бара. Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә май аенда Казанда 800 миллион сумга 687 фатир сатылганын хәбәр иткән идек. Июньнең беренче яртысында исә башкалада 200 миллион сумга 61 фатир гына сатылган иде. «Сравни Дом» агентлыгы мәгълүматларына караганда, май – июнь айларында бер фатир сата алмаган төзүчеләр дә булган.

Әмма июль аенда вазгыять үзгәрә башлаган. Татарстанда яңа йортлардагы фатирларга сорау – 30 процентка, искеләренә 23 процентка арткан. Халык элеккечә үк бер бүлмәле фатирларга өстенлек бирә. «Май аенда күзәтелгән түбән күрсәткечләрдән соң июль аенда торак базары кабат җанлана башлады. Җәй уртасында милек рәсмиләштерүчеләр саны, май ае белән чагыштырганда, 23 процентка артты. Аларның күбесе ипотека кредиты хисабына тораклы була», – ди Татарстан буенча Росреестр идарәсе башлыгы Азат Җаббаров.

Татарстанның Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев, Татарстанда милеккә сорау алга таба артачак, дип саный. «Торак базары елның-елында көзгә таба җанлана. Быел да искәрмә булмаячак. Ник дигәндә, җәйге чорда кеше фатир сату-алу мәшәкатен читкә куеп тора. Аннары сентябрьдә Казанга эшкә, укырга килүчеләр саны да арта. Бу исә фатирларга, аларны сатып алуга да, арендалауга да ихтыяҗны арттыра», – ди белгеч.

Яллап тору отышлырак

Соңгы елларда мөмкинлеге булган ата-ана студент баласына кечкенә генә гостинка яки бер бүлмәле фатир алып бирергә тырыша. Әмма белгечләр, быел монысы да сирәк күренеш булыр, дип фаразлый. Риелтор Дамир Сафиуллин бу очракта аякны юрганга карап сузарга киңәш итә. «Әгәр беренчел кертемгә җитәрлек акча бик аз булса, шуның аркасында ипотеканың айлык түләве 30 меңнән артса, студентны вакытлыча фатирга кертеп укытуың отышлырак, билгеле. Бер бүлмәле фатир өчен 30 мең сум кредит түләп яшәгәнче, шул ук бер бүлмәле фатирны 15 мең сумга арендалап торуың отышлырак чыга», – ди белгеч.

Бүген Казанда бер бүлмәле фатирны арендалап тору – 15 мең сум, ике бүлмәле фатир – 20 мең сум, өч бүлмәле фатир 22 мең сумга төшә.

Дамир Сафиуллин торак базарының бераз җанлана төшүен исә булган фатирын сатмыйча сабыр итүчеләрнең хәзер бу эшкә ныклап керешүе белән аңлата. Хәтерләсәгез, Үзәк банк төп ставканы ел башындагы күрсәткечкә кадәр төшергәч, җәй башында икенчел торак базарындагы фатирлар да очсызлана башлады. Саннар теленә күчерсәк, алар уртача 5 процентка арзанайды. «Милекчеләргә, фатир сатканда, бәяләрне шактый төшерергә туры килде. Юкса фатир бик озак сатылачак бит. Шуңа күрә күпләр сатуга куйган фатирларын кире алды, бераз сабыр итәргә булды. Хәзер фатир сату турындагы бу игъланнар кабат күренә башлады», – ди риелтор.

Үз куышын булдырырга теләүчеләргә дә бу мәсьәләне хәзер кайгыртырга киңәш итә ул. «Торак бәяләренең очсызлануын көтәргә кирәкми. Моңа төзелеш материалларына бәя төшкән, төзүчеләрнең чыгымнары кимегән очракта гына ирешеп була. Әгәр кешенең кулында акчасы бар икән, фатирны хәзер алып кую яхшы. Күреп торабыз: вазгыять катлаулы. Мондый шартларда булган акчаны күчемсез милеккә тотудан да яхшысы юк. Акча үз кыйммәтен югалта гына бара», – ди ул.

Бүген алу хәерле

Казандагы билгеле милек агентлыгы җитәкчесе Анастасия Гыйззәтова фикеренчә, торак базары өчен быелгы июль әллә ни үзгә булмаган. Соңгы ун елдагы кебек быел да җәй уртасында торак базарында торгынлык күзәтелгән. Башкаладагы фатир бәяләренең котырып үсүенә исә ташламалы ипотека «гаепле» дигән фикердә ул да. «Әлеге программа халыкның үз куышын булдырырга мөмкинлекләре артсын дигән ният белән эшләнде. Әмма чынлыкта хәлләр башкачарак килеп чыкты. Ташламалы ипотекага сорау артты, сорау арткач, торак бәяләре дә арта, билгеле. Шул рәвешле яңа фатирларның гына түгел, искеләренең дә хакы бермә-бер артты», – ди белгеч.

Анастасия Гыйззәтова бүген Казанның Яңа Савин районында 33–34 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәле «ленинградка» фатиры булганнарны иң бәхетле кешеләр дип атый. Ник дигәндә, мондый торак беркайчан да кыйммәтен югалтмый. «Андый бер бүлмәле фатирны теләсә кайсы вакытта сатарга мөмкин. Илдә кризисмы-түгелме – мөһим түгел, аны биш куллап алачаклар. Бер карасаң, искереп, тузып беткән ямьcез подъездлы мондый фатирлар беркемгә кирәк түгел кебек. Чынлыкта исә урнашкан районы һәм бәясенә күрә бу фатирларга сорау гел зур булып кала бирә», – ди агентлык җитәкчесе.

Бүген күп кенә оешмалар да элеккеге «хрущевка», «ленинградка» тибындагы кечкенә фатирлар төзеп сатуга өстенлек бирә башлаган. Халык бер квадрат метр өчен 200 мең чамасы артык акча чыгарып, 50 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир сатып алырга атлыгып тормый, ди белгечләр. 34–36 квадрат метрлы кечерәк фатирларга өстенлек бирәләр.

Анастасия Гыйззәтова фикеренчә, соңгы айда торак базары бераз җанланса да, үз куышыңны булдыру әле дә күпләрнең хыялы гына булып кала бирә. Бүген кредит рәсмиләштереп тораклы булу да күпләрнең көченнән килми. «Халык әле дә торак бәяләренең түбәнәюен, ипотека ставкаларының төшүен көтә. Күреп торабыз: соңгы арада халыкның матди хәле сизелерлек начарланды. Күпләр яңа кредит рәсмиләштерү түгел, булганын да авырдан түли. Аннары апрель аенда Казанда фатир арендалауга сорау да бик нык кимеде. Шул рәвешле фатирын арендага биреп, шуннан кергән акчага кредитын ябып яшәүчеләрнең чыгымнары тагын да артты», – ди белгеч.

Бүген фатир алыргамы, сатаргамы, әллә бераз сабыр итәргәме дип баш ватучыларга милек агентлыгы җитәкчесе тимерне кызуында сугарга киңәш итә. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган кешеләргә бу эшне хәзер эшләргә кирәк дигән фикердә ул.

– Фатирларның квадрат метр бәясе үсә бара. Шуңа күрә киләчәктә тамырдан уңай үзгәрешләр булыр дип көтеп утырудан мәгънә юк. Ана капиталы акчалары булган кешеләргә бигрәк тә. Билгеле булганча, өч яки аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дәүләт хәзер ипотеканы каплау өчен 450 мең сум акча бирә. Ана капиталына шушы акчаны да кушсаң, сезнең кулда инде беренчел кертем өчен 1 миллион сум акча бар дигән сүз. Хәзерге шартларда бу акча көннән-көн очсызлана. Шуңа күрә аны милек алганда кулланудан да яхшырагы юк, – ди Анастасия Гыйззәтова. – Бер фатирын сатып, зуррагын алырга теләүчеләргә дә бу эшне хәзер эшләү хәерле. Ә инде фатирны алып-сату өчен сатып алырга теләүчеләр әллә ни отмаячак. Бүгенге вазгыятьтә фатир сатудан элеккеге кебек икеләтә-өчләтә табыш алу мөмкин түгел.

Ел башыннан бирле яңа төзелгән йортлардагы фатирларда 1 квадрат метр бәясе күпмегә арткан?

(«ЦИАН.Аналитика» мәгълүматлары буенча)

 

Шәһәр 2022 елның гыйнварында 1 кв. м бәясе (уртача) 2022 елның августында 1 кв. м бәясе (уртача) Ел башыннан бирле үсеш
Казан 140,4 179 +27%
Ростов-Дон 93,8 118 +26%
Самара 78,1 97,5 +25%
Чиләбе 69,1 83,3 +21%
Воронеж 80,8 95,4 +18%
Санкт-Петербург 205,8 240,1 +17%
Түбән Новгород 118,9 137,7 +16%
Уфа 95,5 108,8 +14%
Красноярск 94,9 107,5 +13%
Волгоград 77,8 87,8 +13%
Пермь 92,6 104,3 +13%
Новосибирск 113,5 124,4 +10%
Екатеринбург 112,5 122,4 +9%
Омск 94,2 100 +6%
Мәскәү 305,5 321,2 +5%
Краснодар 125,9 129,6 +3%

Динә Гыйлаҗиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү