Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә балалар сәнгать мәктәбен ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә балалар сәнгать мәктәбен ачуда катнашты.

«Бу объектны реконструкцияләгән өчен Наил Өлфәт улына һәм Татнефтька рәхмәт әйтәсем килә. Компания тормыш сыйфатын күтәрү өчен бик күп эшли, Әлмәттә генә түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә», — диде Президент, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Әлмәт сәнгать мәктәбе бер үк вакытта 1000 бала кабул итә ала. Биредә декоратив-гамәли сәнгать, рәсем сәнгате, скульптуралар, компьютер графикасы сыйныфлары оештырылган. Укулар балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә төркемнәр бар.


Фикер өстәү