Әсгать Сәфәров Теләчедә «Киләчәк» яшьләр үзәген ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче муниципаль районында «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылышында булды.

«Чын күңелдән яшьләр үзәге ачылу белән котлыйм! Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илебездә яшьләргә үсеш өчен һәрьяклы заманча шартлар булдыруны өстенлекле бурыч итеп куйды. Соңгы ун елда республикабызда 250дән артык яңа яшьләр объекты төзелде, шәһәр-районда бүген 36 яшьләр үзәге эшли. Илебездә Гаилә елы игълан ителгән елда «Киләчәк» яшьләр үзәгенең ачылуы — зур символик әһәмияткә ия», — диде Әсгать Сәфәров.

Аның әйтүенчә, биредә тәрбия алган яшьләр һәм балалар республикабызның киләчәгенә ныклы таяныч булыр. Ул бинаны төзүдә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. «Барыгызга да исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, бәхет, якты киләчәк телим телим», — диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе.

Ул 500 меңлек сертификат һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән 100 мең сум сертификат тапшырды.

Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов бөтен район халкы, балалар, әти-әниләр, укытучылар исеменнән Татарстан Рәисенә һәм җитәкчелеккә рәхмәт әйтте. «Матур итеп, бергәләп алга таба эшләргә язсын», — диде ул. Шулай ук, бинаны төзүдә катнашучыларга Теләче районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яшьләр үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте», Теләче балалар китапханәсе, тавыш яздыру, халык уен кораллары, рәсем сәнгате, техник иҗат, декоратив-гамәли сәнгать, оркестр, теория, театраль сәнгать бүлмәләре, сынлы сәнгать күргәзмә залы һ.б. бар.

«Узган елны ремонттан соң республикада алты яшьләр үзәген ачтык. Бүген исә Теләче районы үзәгендә чираттагы яшьләр үзәген ачтык. Аның төзелешенә 200дән артык млн сум бүлеп бирелгән. Бина 3 меңнән артык квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Биредә яшьләр төрле юнәлештә шөгыльләнә алачак. Шулай ук, быел капиталь ремонт программасы кысаларында, республикада тагын алты яшьләр үзәген ачачакбыз», — диде Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыков.

Бина ачылышында катнашкан Теләче районыннан Гөлзирә яшьләр үзәгенең ачылышын күптәннән көтүен әйтте. «Монда матур, якты, чиста. Бик кирәк иде. Күптәннән көттек. Аерым бина булуы әйбәт. Бөтенесе яңа. Балаларга шөгыльләнер өчен, түгәрәкләр оештыру өчен барлык шартлар бар», — дип бәяләде ул.

 

 


Фикер өстәү