Айдар Галиәскәров: «Безнең гаиләдә көн саен 14 февраль»

Гашыйклар көне. 14 февральдә билгеләп үтелә торган бу көн – җан сөйгәннәргә тагын бер мәртәбә «яратам» дип әйтер, кайгыртуыңны, җылыңны бүләк итәр өчен сәбәп. Февральнең бу көнендә бер-береңә бүләк бирү, хис аңлату гадәткә кергән. Кемнәр бу көнгә аерым игътибар бирә, ә кемнәр яраткан кешеңне куандыру өчен сәбәп чыкканын көтми? Шуны белештек.

Мәҗлесләр алып баручы Айдар ГАЛИӘСКӘРОВ:

– Яшьлектә мәхәббәт аңлату өчен аерым көн кирәктер инде ул. Егет чакта кызны яулыйсы, каратасы килә, йөрәген яуларга тырышасың. Ә тормыш көтә башлагач, мәхәббәт башкача була. Ярату, мәхәббәт – киң төшенчә ул. Ярату мәхәббәттән башланамы икән, хөрмәт яратуданмы? Монысы да кызык бит. Хөрмәт булмаса, чын ярату да түгел инде бу.
Мәхәббәт сүздә генә калырга тиеш түгел. Аны көнкүрештә гамәлләр белән күрсәтергә, гамәлләрең белән яраттыра белергә кирәк.
«Башны югалтып гашыйк булдым» диләр. Мин андый нәрсәгә ышанмыйм. Гашыйк булу – мизгеллек эш. Ул сүнәргә дә мөмкин. Ә ярату – гомерлек. Вакыт узгач, ул хөрмәткә әверелә.
Без 14 февральне билгеләп үтмибез. Безнең көн саен — 14 февраль. Көндәлектә «яратам» сүзен дә еш кулланмыйбыз. Чөнки тәме бетә аның.


Фикер өстәү