Шагыйрь Рифат Сәлах: «Кайчак дәшми калу хәерле»

Гашыйклар көне. 14 февральдә билгеләп үтелә торган бу көн – җан сөйгәннәргә тагын бер мәртәбә «яратам» дип әйтер, кайгыртуыңны, җылыңны бүләк итәр өчен сәбәп. Февральнең бу көнендә бер-береңә бүләк бирү, хис аңлату гадәткә кергән. Кемнәр бу көнгә аерым игътибар бирә, ә кемнәр яраткан кешеңне куандыру өчен сәбәп чыкканын көтми? Шуны белештек.

Рифат СӘЛАХ, шагыйрь:

– Минемчә, мәхәббәт аңлату өчен аерым көн яхшы әйбер түгел. Хәләл җефетеңә мәхәббәтеңне һәр көнне аңлатып торырга кирәк. Аерым көн булу, бәлки, бер яктан, никахта булганнар өчен әйбәттер. Ә менә үз тиңен таба алмаган яки югалткан кешеләр нишләсен? Аларга тагын бер кат бу турыда исләренә төшереп, йөрәкләрен телгәләү бик үк яхшы нәрсә түгел шикелле тоела.

Ә мәктәп балалары исә бу әйберне башкача аңлаячак. Аларга, гомумән, андый көнне рөхсәт итү куркыныч. Яшь вакытында ялгыш ясарга этәрү булмасмы бу? Әлеге көннең килеп чыгышына карасак, бу безнең илдә бөтенләй искә алынырга да тиеш түгел.

«Мәхәббәт сүздәме, гамәлдәме?» – дип сорау дөрес. Чөнки кайбер кешеләр эгоист һәм сүздә генә сөйгәннәренә мәхәббәт аңлаткан булалар. Ә кайберәүләрнең гамәлләреннән мәхәббәт сизелеп тора. Минемчә, мәхәббәт сүздә дә, гамәлдә дә булырга тиеш. Ә кайчагында дәшмичә калу тагын да хәерлерәк!

 

 

 


Фикер өстәү