«Горби» гүргә иңгәндә. Мәскәүдә совет иленең соңгы җитәкчесе белән хушлашалар

 Өч дистә ел элек юкка чыккан ил – Советлар Союзының беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев бу атнада бакыйлыкка күчте.

Үсеш темплары буенча, гражданнарның тормыш сыйфаты буенча алдынгы илләрдән өметсез артта калып килгән, аерма елдан-елга тирәнәйгән дәүләт – Советлар Союзына, ил сайлаган строй – социализмга яңа сулыш өрергә, аны яңартырга, үзгәртеп корырга алынган, халыкка ирек китереп, ирек аша аны бәхетле итәргә теләгән, тик теләгенә ирешмәгән зат фани дөнья белән саубуллашты. Ихтимал, соңгы көннәренә чаклы Горбачевның күңеленә иң тигәне – халык хакында яхшы фикердә булып та массаларның аның өметен акламавы – россияле кавемнең ирек-хөрлеккә битарафлыгы, ирекне дөрес файдалана, аның аша алгарышка чыгарга теләмәве булгандыр. 1861 елда крепостной кол-лыктан азат ителгән крестьян массаларының андый азатлыктан канәгатьсезлеге, фетнәгә барып җитүе кебек.

«Төркем психологиясе» («Психология толпы») китабы авторы, гомере буе халык сыйфатын өйрәнгән Густав Любен дигән кеше узган гасырда гавам һәм аның лидерлары дигәндә шактый куанычсыз нәтиҗәгә килә. Фикер төгәллеге саклансын өчен аның формуласын тәрҗемәсез, русча шәрехләмәдә китерәсем килә: «Толпа никогда не стремит-ся к правде; она отворачивается от очевидности, не нравящейся ей, и предпочитает поклоняться заблуждению, если заблуждение прельщает ее. Кто умеет вводить толпу в заблуждение, тот легко становится ее повелителем; кто же стремится образумить ее, тот всегда бывает ее жертвой». Соңгысы нәкъ менә Горбачев очрагы. Гавамның күзен ачарга, үз язмышын үзенә яздырырга алынган лидер тиз арада корбан ролендә калды – «ит яхшылык – көт начарлык». Алай гына да түгел, халыкның билгеле бер өлеше өчен ул, элекке партноменклатура, аның пропагандасы тырышлыгы белән «сатлыкҗан»га, «Америка шпионы»на, «Иуда»га да әйләнеп куйды. 130 ел элек кенә крепостнойлыктан котылган, 1917 елдан башлап кире селекция үтеп сыйфатсызланган, каты куллы, чыбыр-кылы лидерларны гына хөрмәт иткән (узган язмадагы Троекуров крестьяннарын искә төшерик), коммунизм махмырыннан интеккән россияле кавем дигәндә Густав Любен постулаты шулай итеп йөз процентка үтәлде.

Әйткәнемчә, җитмешенче еллар башында ук күзле, уй-фикерле кешеләр, шул исәптән кайбер югары җитәкчеләр дә, социализм көймәсенең комга терәлеп баруын яхшы ук күргән. Сәбәп, бер яктан, социализмда, ул китергән идеологик догмаларда, җитештерү чараларының дәүләт милке булуында булса, икенче яктан, илнең агониясен Көнбатыш белән даими тарткалашу да нык көчәйтә. Күз алдына китерегез: икътисадның 60–70 процентын хәрби сәнәгать комплексы тәшкил итә, фән 80 процентка «сугышка» эшли. Ике миллионлы армия. Алар гына җитмәгән, Көнчыгыш Европа илләрен дә, «урманга карамасыннар өчен» үзебезнең авыздан өзеп ашатасы, тук, канәгать тотасы. Мондый хәлнең озак дәвам итә алмасы билгеле булса да, Кремльдә озак еллар утырып мүкләнгән Политбюро картларының чынбарлыкны һич тә күрәсе килми. Кичектергесез чаралар зарурлыгын аңлаган яшьрәкләр исә картларга каршы барудан курка – сүз, фикер иреге булмаган илдә андый гамәл карьера белән хушлашу дигән сүз бит. Курсны бары беренче кеше генә дөресли ала. Һәм менә «лафетлар парады» – карт Генераль секретарьлар бер-бер артлы Новодевичье зиратына күчкәннән соң, ниһаять, дәүләт белән илле яше дә тулмаган Михаил Горбачев идарә итә башлый. Һәм бик тиздән телевидениедә, газеталарда «үзгәртеп кору», «тизләнеш», «хәбәрдарлык», «плюрализм» (фикер төрлелеге) дигән яңа сүзләр ярала.

«Перестройка» сүзен, яшь Илбашының кайнар нотыкларын, алар тудырган күтәренкелекне өлкәнрәк буын әле яхшы хәтерли булыр. Өметләр арткан, канатлар чыга башлаган чор – бит социализмны үзгәртеп кору аның потенциалын ачуга, нәтиҗәле, тыныч реформаларга, тормыш яхшыруга кайтып калырга тиеш иде. Тик… СССР дигән акрын кыймылдаган олы корабка тизләнеш бирергә маташу, яңа курс, хәзер яхшы белүебезчә, хәвефле чайкалуларга китерде. Ул гынамы, халыктагы аңсызлык белән элитадагы җавапсызлык команданың, капитан тирәсендәгеләрнең бунтына илтеп җитерде. Нәтиҗәдә иң изге ниятләр белән башланган эшнең ахыры көткәнчә булмады: социализм-ны яңартырга алынган Горбачев аны саклап та кала алмады. Ягъни, бүген күпләр бәяләгәнчә, каш ясаганда чәчрәп күз чыкты. Генсек-президент үстергән «революционер» Ельцин тырышлыгы белән без капитализм төзергә тотындык. Беловежье «заговоры»на каршы Горбачев көрәшеп тә тормады. Бәлки дөрес тә эшләгәндер. Чөнки вазгыять соң дәрәҗәдә катлауланып, ил гражданнар сугышына кереп китәргә дә күп калмаган иде. Канлы бәрелешкә – дистәләрчә тапкыр зурайтылган Югославия вариантына чумудан безне Аллаһы Тәгалә үзе һәм Горбачевның вакытында китә белүе генә саклап калды кебек…

Шундый илне харап итте, дип «тамгалы абзый»ны бүген дә сүгәләр. Кем сүккәне билгеле. Биредә тагын халык сыйфаты, аның аңы хакында сүз куертып булыр иде. Гавамның билгеле бер өлеше, киләчәккә карыйсы урында, үткән белән яшәвен дәвам итә. Алар өчен СССР дигән «үлгән сыер» бүген дә сөтле. Аларга империяләр язмышы һәр дәвердә дә бертөрле – аларның иртәме-соңмы таркалуын да, танклар, ракеталарны меңәрләп ясаганда талон системасының котылгысыз икәнлеген, илдә бәдрәф кәгазенә дә олы кытлык булуын сөйләп тору файдасыз. Беренче һәм соңгы президентның ялгышы, ихтимал, җитмешенче елларда ук сипләү ярдәм итмәсе билгеле, «өлгергән», «өзелеп төшәсе» генә калган илне яңартырга, ремонтларга алынудадыр…

Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, алар шундый. Нәрсә генә сөйләмәсеннәр, «Горби» ХХ гасыр тарихына прогрессивлыгы, уңай үзгәрешләр кертүе белән кереп калды. Ул Советлар Союзы һәм Көнчыгыш Европа халыкларына үз язмышларын үзләре язарга шанс бирде. Европа шанстан файдаланды, россияле кавем – юк. Горбачев Әфган сугышын туктатты, «тимер чаршау»ны юкка чыгарды. Аның идарәсе вакытында ашкынып кораллануга чик куелды: башта, 1987 елда уртача һәм кече ераклыкка очучы ракеталарның саны чикләнде, 1991 елда чират стратегик ракеталарга җитте (ОСВ-1). Россияле кавем исә, файдаланмаган җәһәттә дә, ул елларда ирек һавасын сулап, аны татып карады, милләтләрнең үзаңы уянды.

Элекке генсекка иң төгәл бәяне бары тарих бирәчәк. Иманым камил, ул уңай, позитив булачак. Бүген аны биредә бәяләмиләр икән, бу – Россия, үзенчәлекле кавем – россиялеләр проблемасы, Горбачевныкы түгел…

     Наил Шәрифуллин

Эпоха белән бәхилләшү. СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев вафат

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү