Эпоха белән бәхилләшү. СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев вафат

Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә мәгълүмат кырына СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачевның үлеме турында хәбәр чыкты. Бу – атна вакыйгасы гына түгел, әлбәттә, тарихи бер чорның соңгы кайтавазы булып планетакүләм яңгыраган хәбәр.

Кайчандыр дөньяны шаулаткан лидерның җәсәде суынып та өлгермәде, Британиянең The Guardian газетасы үз сайтында дөнья масштабында танылган сәясәтчеләрнең Горбачев шәхесенә мөнәсәбәтен белдергән онлайн трансляция башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән булып Кондолиза Райс һәм Арнольд Шварцнеггерның тавышы ишетелде. Берлускони – Италиянең элекке Премьер-министры, хәзерге Россия лидерларының якын дусты – Михаил Сергеевичны XX гасыр тарихын үзгәрткән кеше дип атады. Арнольд Шварцнеггер – Калифорниянең элекке губернаторы, әмма Терминаторны уйнаган актер буларак сиксәненче-туксанынчы еллар яшьләренең кумирына әверелгән шәхес: «Без барыбыз да аның фантастик тормышыннан сабак ала алабыз», – дигән сүзләр әйтте. БМО Генераль секретаре Антониу Гутерреш аның «салкын сугыш»ны төгәлләү өчен бар кешедән дә күбрәк өлеш кертүче булуын билгеләп үтте, шулай ук тарихның хәрәкәтен үзгәртте дигән фикерне куәтләде.

Әйе, әйе, СССР лидерының вафаты белән зур эпоха соңгы кайтавазын бирде. Аның белән тыгыз аралашкан, дөньяның XX гасыр ахырындагы йөзен формалаштыруда зур өлеш керткән әйдәп баручы державаларның яисә идеологияләрнең лидерлары күпкә алдан киттеләр. Рейган, өлкән Буш, Тэтчер, Коль, Миттеран, Кастро, Кытай һәм Япония лидерлары, социалистик блок җитәкчеләре – барысы да әрвахлар инде. Махсус хәрби операция башланганнан соң, СССРны таркатуда төп рольләрне уйнаган өч лидер: Шушкевич (3 майда), Кравчук (10 майда), Горбачев (30 августта) мәңгелеккә күчтеләр. Бары тик Ельцин гына иртәрәк – 2007 елның 23 апрелендә вафат булды. 19 июньдә Ельцин командасының соңгы эшлеклеләреннән берсе Геннадий Бурбулис үлгән иде.

Кем ничектер, мин үзем бу үлемнәрдә символик мәгънә күрәм. 24 февраль элекке тормышның артта калуын, сикәлтәле һәм фаҗигале яңа эпоханың мәйданга чыгуын, кешелек тормышында яңа сызык сызылуын символлаштыра торган дата буларак тарихка язылды. Элекке лидерларның тәҗрибәсе дә, йогынтысы да яңа чор өчен кирәк түгел инде. Кызганычтыр һәм күзләрдән яшь китерерлек дәрәҗәдә аянычтыр: без тагын бер тапкыр тарих сәхнәсендә яңа зур драманың, бөек вакыйгаларның уйналуының шаһитларына әвереләбез.

Горбачевны Көнбатышта киеренкелекне йомшартучы буларак байрак итеп күтәрәләр, үз Ватанында исә күпләр СССРны таркатучы хыянәтче итеп күз алдына китерә. Чынлап та, 1980 елларның уртасында киеренкелек шул дәрәҗәгә җитте: атом-төш ялкынында әнә-менә бөтен дөнья көяр төсле иде. Ашкынып кораллануга тотылган акча күтәрә алмаслыкка әйләнде. Яңа технологик кораллар бер-бер артлы мәйданга чыга һәм Көнбатыш, бигрәк тә аның лидеры булган АКШ СССРны уза башлады. Һәм стратегик, һәм тактик лидерлык алар кулында иде. Вашингтонда иң соңгы мизгелдә фантастик яңа технология – Стратегик оборона инициативасы (СОИ) белән Мәскәүне куркыта алдылар. Галәм сугышларына юл ача торган бу инициатива тормышка ашырылса (чынлыкта ул тормышка ашырырлык булмаган инде, әлбәттә), СССРның барлык атом-төш ракеталары чүплеккә ташлана торган уенчыкларга әвереләчәк иде. Мәскәүдә КПСС лидерлары Горбачевка кадәр үк яхшы аңладылар: матди яктан да, интеллектуаль яктан да Көнбатышка җавап бирерлек җай калмаган иде инде. Җитмәсә, лидерларның бер-бер артлы үлеме (соңыннан «купшы җеназалар бишьеллыгы» дип аталачак чор) дәвамчанлык дигән нәрсәгә аяк чалды, илнең үсеш стратегиясе юк, киләчәктә ни эшләргә дигән сорауга җавап та табылмый иде.

Бертуктаусыз ялган пропаганда да ардырды. Массалар кибетләрдәге дефициттан, базарлардагы кыйммәтле муллыктан тәмам туйды. Көнбатыш пропагандасы миләргә үтеп керүнең җаен таба иде. Яшерен «тавыш»ларны төнлә тыңлау, алардагы фикерләрне «сарафан радиосы» һәм «самиздат» аша тарату модага әйләнде. Көнбатышның һәркемгә, бигрәк тә юксылларга ярдәм итә торган образы тудырылган һәм кешеләргә киресен ышандыру инде мөмкин түгел иде. Пропаганда белән тормыш чынлыгы шулкадәр каршылыкка керделәр: беренчесе укшыту реакциясе бирә башлады.

Горбачев менә шундый мизгелдә дилбегәне кулга алды. Көтмәгәндә ирек биреп, демократия, хәбәрдарлык дигән лозунгларны байрак итеп күтәреп, ул моңарчы булмаган популярлык яулады. Әмма үзе күтәргән байракның сабы аның үзен дә кыйный иде. Үзгәрешләр кирәк, әмма аларны ничек тормышка ашырырга икәнен беркем дә белмәде. Ул арада Ельцин дигән афәт сикереп шахмат тактасына килеп чыкты. Үзәк Комитетның төзелеш эшләре белән генә шөгыльләнүче секретаре – югары хакимиятнең түбәнге баскычларындагы шәхес бөек ат йөреше ясады, Горбачевны тәнкыйтьләп популярлык яулады. Бераз гына соңрак патшалык таҗына да дәгъва итә башлады. СССР тарихында беренче тапкыр бөекләрнең сәхнә арты көрәше авансценага чыкты.

Шушы урында бераз гына туктыйк та искәртеп алыйк әле: бер генә шәхес тә тарихны үзгәртә алмый, алар бары тик тәкъдирдә язылган юлдан гына атлыйлар. Лидерларның идарәсе һәрвакытта да массаларның теләк-омтылышына туры килә. Халыклар иреккә сусаган идеме? Сусаган иде. Бер туганның диктатыннан башка туганнар гарык булган идеме? Булган иде. Барыбыз да муллыкка кызыга идекме? Кызыга идек. «Көнбатыш безгә булышыр» дигән наив идея барыбызның да йөрәкләренә кереп урнашкан идеме? Түрдә үк иде. Горбачев һәм Ельцин харизматиклары менә шул идеалларны тормышка ашырырга керештеләр дә инде. «Халык нинди, идарәчесе шундый» дигән кагыйдә котылгысыз рәвештә тормышка ашырылды һәм ул һаман да эзлекле рәвештә тормышка ашырылып килә.

Горбачевны СССР таркалганда көч кулланмауда гаеплиләр. Союздаш республикалардагы бунтны бастыру өчен хәрби көчләр бер генә тапкыр хәрәкәткә китерелмәде ул елларда. Барысы да кире нәтиҗәгә генә китерделәр. Буа ерылса, ташкын каршында кем тора ала? Халыкларның иреккә омтылышы «бәйләнчек идея» дәрәҗәсенә иреште ул елларда. Менә карагыз: 1989 елның 23 августында, моннан нәкъ утыз өч ел элек, Балтыйк буенда Литва, Латвия һәм Эстониянең бәйсезлеген таләп итеп 2 миллион кеше 600 километр арада кулга-кул тотынышып тере чылбыр хасил иттеләр. Урманнар, кырлар аша иңгә-иң терәлгән халык аягүрә басты. Өч республиканың гомуми халык саны 7,93 миллион иде ул чакта. Һәр дүртенче кеше «чылбыр»га тезелгән. Интернет юк, социаль челтәрләр юк… Горбачев нишли ала бу вазгыятьтә?! Ул еллар Казанын хәтерләгез. Ирек мәйданы ничек кайный иде? Халыклар диңгезе дулкынланган һәм шаулаган саен, Михаил Сергеевич кулыннан дилбегә шуа, аның җете популярлыгы төссезләнә, «корольнең ялангач» икәнлеген бар кеше дә күрә башлый иде. Чынлыкта бернинди бөеклек юк, лидерларга ул эпитет һәрвакытта да ялгыш бирелә. Вазгыятьтән оста файдаланучы бүтән бер демагогның югары калкуын вакыйгалар котылгысыз рәвештә таләп итә иде. «Суверенитетны күпме йота алсагыз, шуның кадәр алыгыз», – дип кем әйтте әле?

Соңгы чор вакыйгалары шуны күрсәтә: бу юлы бөтен кешелек дөньясы глобаль үзгәрешләрнең бусагасында тора һәм хәтта егылып төшеп үк килә. Бу лидерларның йомшаклыгында һәм көпшәклегендә дә күренә. Ни әйтергә икәнен кешедән сораган Байденны карагыз. Бертуктаусыз телефоннан Путинга шалтыратучы Макронга игътибар итегез. Дөрес булса, аңа каршы Мәскәүдә дә, Вашингтонда да зур компромат бар, шуңа өтәләнә, диләр. Шольц – Германиянең яңа лидеры, соңгы атналарда үз халкы тарафыннан сөңгеләр белән каршы алынучы шәхес, ниндидер хәлиткеч фикергә килә алмый интегә. Боларның барысын дә түнтәрәчәк һәм көлке хәлгә куячак яңа лидерны вазгыять үзе таләп итә. «Король ялангач», – дип әйтәчәк көннәребез алда әле.

Бөеклек аурасы белән чолганып алынган Горбачев үлеме мине менә шулар хакында уйлата. Лидер үз теләге белән сәхнәдән вакытында китеп бармый икән, шиксез, үзенең көчсез бер адәм баласы гына икәнен раслап китә. 1997 елда оныгы белән Pizza Hut реклама ролигында төшеп зур акча эшләгән Михаил Сергеевич гадәти бер актер гына иде, әмма тарихи вакыйгалар аны авансценага этеп чыгарды. Нишләтәсең, халыкларның башын әйләндерү өчен шундый харизматик кирәк иде. Ул ролен башкарды, шуннан артыгына көчсез иде.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү