Ракета кемнеке? Польша авылындагы шартлау бөтен дөньяны куркытты

Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә бу юлларның авторы йокларга иртә ятты. Көн тыгыз: физик хезмәт белән дә ярыйсы шөгыльләнергә туры килде, күп мәгълүмат эшкәртергә насыйп булды, «Ватсап» һәм «Телеграм» аша контактка керүчеләр дә күп иде. Кыскасы, йөрәк ял сорады. Әмма озак йокларга насыйп булмады, хатын уятты. «Телефонына хәбәр җибәрдек, ачмады, дип әйтәләр», – диде ул.

Польшаның Люблино воеводствосына – Украина чигеннән ерак булмаган төбәккә – ике ракета төшкән икән. Ике кеше үлгән дә. Илнең хәрби һава көчләре Томашув-Любельский аэропортыннан һавага юк итүче очкычларны күтәргәннәр, фаҗига урынына армия һәм прокуратура вәкилләре дә килеп җиткән. Ул арада мәгълүмат агентлыкларыннан: «Америка разведкасы Россия ракеталарының, НАТО составына кергән Польша чиген үтеп, ике кешене үтерүләрен раслый», – дигән хәбәрләр ява башлады. Варшава НАТО килешүенең 5 нче статьясын куллануны таләп итәчәк, дигән яңалык та озак көттермәде. 5 нче статья җавап уты ачуны таләп итә, бу инде – Россия белән Төньяк Атлантик блокның сугышы башлану дигән сүз.

Кыскасы, шул хәлләргә бәя бирүне сорыйлар. Иртән телефондагы үземнең җавабымны укыйм: «Сугышырга бик ашыкмаслар, моны ялгышлык дип бәяләп була.  Күп булса, украиннарга ярдәмне арттырырлар һәм тизләтерләр. Йоклаган идем, күрмәдем», – дигәнмен. Яңадан күзгә йокы кермәде инде, төнге икенче яртыларга кадәр яңалыклар карап яттым. Россиянең Оборона министрлыгы ракеталарның үзенеке булуын рәсми рәвештә кире какты. Украиннар, моны фейк дип атап, Мәскәүне гаепләделәр һәм үч алырга чакырдылар. Фикерләр күп һәм төрле иде. Пентагон 5 нче статьяны кулланырга чакыручыларны: «Фактлар булмыйча, спекуляция ясамыйбыз», – дип суындырды. Байден хәтта үзе дә ракеталарның Россиянеке булмавы турында фикерне алга сөрә башлады. Поляклар иртәнгә: «Ракеталар Россиянеке (Х-101 ракеталары), әмма аларны кем атуын белмибез», – дип игълан иттеләр. Төнлә Польша Президенты Анджей Дуда Байден белән сөйләште, башка лидерлар белән дә элемтәгә керде. Уртак фикер «хисләрне тыярга» дигән сөземтәгә кайтып калгандыр, күрәсең.

Бу юлларның авторы һич кенә дә өйдә утырган килеш журналист тикшерүе үткәрергә җыенмый. Әле көн туып кына килә һәм вакыйгаларның үсеше ничек буласын әйтеп булмый. Әйе, НАТО килешүенең 4 нче статьясы хәрәкәткә килер, ул статья хәрби блокка кергән илләрнең үзара җыелып киңәшүен генә күз алдында тота. Җавап уты ачылмас, дип уйлыйм. Ракетаның курстан тайпылып читкә очуы – бик мөмкин хәл. 1999 елда НАТО Югославияне ракеталар белән дөмбәсләгәндә, берничә тапкыр Болгариягә тидерде. Эшне зурга җибәрмиләр андый вакытта. Бик яхшы дигәндә гафу үтенәләр һәм компенсация түлиләр. Агымдагы вазгыятьтә НАТО – Россия конфликты килеп чыгу ихтималын кечкенә дип саныйм, нуль бөтен фәлән процент кына. Алдагы язмаларның берсендә без: «Сер итеп кенә әйтәбез: мөселманнар белән яхшы мөнәсәбәттә булганда, НАТО Россия белән туры конфликтка кермәячәк», – дип белдергән идек. Бераз соңрак: «Бөек вакыйгаларның увертюрасы уйнала, Якын Көнчыгышта тектоник үзгәрешләр әзерләнә», – дип җаваплы рәвештә игълан итәбез. Россия – Украина конфликтының чишелеше дә шул үзгәрешләргә турыдан-туры бәйле дип уйлыйбыз», – дип язган идек. Бу фаразлар үз көчендә кала. Көнбатыш – Россия конфликтына иртә әле шулай булгач. Украина кулы белән утлы күмер чүпләп булганда, нигә дип әле көнбатышлылар башларын утлы учакка тыксын?

Вәләкин детективлар остасы Джеймс Хедли Чейзның бер цитатасы бар минем коллекциядә. «Хатын-кызлар – гаҗәп җан ияләре, беркайчан да алардан алдагы минутта ни көтәргә икәнен аңлый алмыйсың, еш кына алар үзләре дә моны белми. Алар кәефләрен кәлтә койрык алыштырганга караганда да ешрак алыштыра», – ди ул. «Хатын-кызлар» дигән сүз урынына «ил лидерлары», «сәясәтчеләр» дигән сүзләрне куегыз, берни дә үзгәрмәячәк. Шуңа күрә вакыйгалар кәлтә койрык алыштырганга караганда тизрәк алышынса һәм капма-каршыга үзгәрсә, бер дә гаҗәпләнмәгез. Мин бу юлларны язар алдыннан үткән төндә шулай булды да ул, мөнәсәбәтләр тиз һәм диаметраль каршылыкта үзгәрделәр. Шуңа күрә вазгыятьне аңлап та, аңлатып та булмый.

Хәзер исә мин сезне башка геосәяси ребусны тикшерергә чакырам. Күптән түгел генә Истанбулда булып үткән террор актына күз салабыз. Сүз уңаеннан әйтик: сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә Исламбулда (аның чын исеме шундый) машиналар янды һәм шартлады, ул вакыйганы да террор акты дип тамгалаганнар иде. Иртән генә, техник җитешсезлек сәбәпле, янгын чыгуы мәгълүм булды. Истанбулның Истикләл урамындагы шартлауны искә төшерик әле. Хәзер безгә билгеле инде: аны тумышы белән Сүриядән булган Ахлам Әлбасхыр исемле хатын җиренә җиткергән. Сорау алу вакытында ул үзен Көрдстан эшчеләр партиясенең махсус разведкасы офицеры дип атаган. Бу – утка табынучы көрдләрнең сугышчан канаты, алар Төркиянең бер өлеше үзләренеке булырга тиеш дип саный.

Ярый, шулай булсын ди. Хәзер нинди генә террорчы агымнар юк, кешеләрне шартлаулар белән шаккатыра алмыйсың. Әмма тикшерүләр йомгагы сүтелә башлагач кына, гаҗәп нәрсәләр өскә калка. Төрек газетасы Yeni Şafak яза менә: «Истанбулда террор акты ясаган хатынны АКШ инструкторлары әзерләде. Аны Сүриянең Кобани шәһәреннән озаттылар, ә әмерне ул Көрд эшчеләр партиясеннән алды». Газетага ни язмаслар, дип әйтер идең, Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу: «Әнкара Истанбулдагы терактны кайдан координацияләүләрен белә, шуңа күрә АКШ илчелегенең кайгы уртаклашуын кабул итми», – дип, рәсми рәвештә белдерде һәм «җавап кискен булачак» дип тә өстәде. Министрны еш кына Әрдоганның варисы дип атыйлар. Президент фатихасыннан башка гына белдерүләр ясамас ул. Әмма дипломатияне һәм сәясәтчеләрне аңлау өчен, Балида Байден белән Әрдоганның кул кысышып күрешүләрен һәм күзгә-күз сөйләшүләрен дә истә тотарга кирәк. Әйе, әйе, бәлки, кесәләрдә куллар йодрыклангандыр да, әмма дипоматик этикет саклана барыбер. Дөрес, очрашуның видеоязмасын караучылар: «Байден Әрдоганнан күзләрен яшерә», – дип яздылар язуын, әмма бу аңа Әнкарага F-16 очкычларын вәгъдә итәргә комачауламады.

Истанбул терактына бәйле эш моның белән генә бетми әле. Анда Израиль эзе дә шәйләнә. Ашдодтан килгән ике турист хатынның шартлау алдыннан гына Истикләл урамы буйлап Ахлам Әлбасхыр белән янәшә үтеп китүләрен төшергән видеоязма бар. Социаль челтәрләрдә төрекләр, яшел киемлесен Израиль солдаты, диләр. Алар инде Израильгә китеп өлгергән. Әмма бу фактлар Әрдоганга Израиль лидерларын сайлауда җиңү белән котлап шалтыратырга аз гына да комачауламый. Авраам Линкольнның: «Сәясәтче миңа әти-әнисен үтергән һәм үзенә хөкем карары чыгарганда, ятим булганы өчен кызгануларын үтенгән кешене хәтерләтә», – дигән сүзләрен белмәсәм, вакыйгалар тилеләр йортында бара дип уйлар идем.

«Ни өчен Төркиягә барып төштең әле?» – дип сорарсыз, бәлки. Вакыйгалар күчәрендә Әнкара Мәскәү белән бер орбитада әйләнә. Әрдоган, Балидан торып, Польшага төшкән ракетада Россиянең гаебе юклыгын белдерде. НАТО, 4 нче статьяга буйсынып, консультациягә җыелса, анда ике ил – Төркия һәм Венгрия – Россияне яклап чыгыш ясаячак. Сәясәт сәхнәсе артыннан килгән бер хәбәрдә, яңа террор актларын Төркия, Венгрия һәм Польшада оештырырга җыеналар, дигән сүзләр бар. Аркадаш илләрне чайкалдыру һәм конфликт сызыгын зур итеп үткәрү өчен тырышкан көчләр күп. Гарәп илләрендә ниләр баруын без белмибез. Аларны да тынычлыкта калдырмаслар. Болай да Җир шарының бар почмакларында вакыйгалар кайный. Бразилиядә Болсанару яклылар, яңа сайланган Луланың отставкасын таләп итеп, хәрби казармаларга кереп тулдылар. Мантыйкка таянып кына аңлап та, аңлатып та булмый вазгыятьне.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

          

 

 

 


Фикер өстәү