Финанс министрлыгы ташламалы ипотеканың тиздән тәмамланачагын әйткән

Яңа йортлардан ташламалы – 7 процентлы ипотека бирүне быел 31 декабрьдә төгәлләү күздә тотыла. Бу хакта Россия финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белдергән, дип яза “РИА Новости”.

“Программаның 31 декабрьдә төгәлләнүен күздә тотабыз”, –дигән министр урынбасары Дәүләт Думасы утырышы тәнәфесендә.

Аның әйтүенчә, Финанс министрлыгы беренчел торак базарына дәүләттән яңа ярдәм чаралары зарурилыгын күрми.


Фикер өстәү