Икенчел торакка ташламалы ипотека пәйда булырга мөмкин

Төзелеш тармагы буенча җаваплы вице-премьер Марат Хөснуллин шундый мөмкинлекнең күздә тотылуын әйткән.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин яңа төзелеш базары буенча кертелүче чаралар торак базарын җанландырып җибәрә алмаган очракта, икенчел торакка ташламалы ипотека кертү ихтималын искәрткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Хәзер без беренчел базардагы хәлләрне күзәтеп торабыз. Яңа торак буенча ипотеканың күпме җыелуын карыйбыз. Бездә балалы гаиләләр өчен ипотека алучылар нык артты”, – дип билгеләп үткән Хөснуллин.
Моннан тыш, Хөкүмәт 12 процентлы ташламалы ипотекага ихтыяҗны анализларга ниятли. Исегезгә төшерәбез: Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен ипотека күләме – 12 миллион сумга кадәр, калган төбәкләр өчен – 6 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

“Халыкның ипотеканы ничегрәк алуын караячакбыз. Бу чаралар гына азрак булып чыкса, икенчел базар буенча да ташламалы ипотека мөмкинлегенең күздә тотылу ихтималы бар”, – дип аңлаткан вице-премьер.


Фикер өстәү