Рөстәм Миңнеханов: «Ташламалы ипотеканы озайтырга кирәк дип саныйбыз»

Татарстан Президенты бу хакта Россия Дәүләт Советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите комиссиясе утырышында әйтте. Утырышны, комиссия рәисе буларак, ул үзе уздырды, анда ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов моннан бер ел чамасы элегрәк хөкүмәтнең ташламалы – 6,5 процентлы ипотека буенча карар кабул итүен искә төшерде. Аның әйтүенчә, бу торак төзелеше темпын, аңа ихтыяҗны саклап калу мөмкинлеге биргән. Узган елда Россиядә бирелгән ипотека кредитлары саны – 35 процентка (Татарстанда – 40 процентка), беренчел базарда алыш-бирешләр саны 42 процентка (Татарстанда – 46 процентка) арткан.

– Ташламалы ипотека программасы төгәлләнүгә 3 айдан кимрәк вакыт калып бара. Аны озайту-озайтмау турында төрле фикерләр бар. Программаны үзгәртү зарурилыгына төп дәлил – торакка бәя арту. Чыннан да, халкы 500 мең кешедән артыграк булган шәһәрләрдә бәя үсү күзәтелә. Әмма бу инде 2020 елда гына башланган күренеш түгел. Мәсәлән, узган елда Казанда яңа йортларда торак мәйданының 1 кв.м бәясе уртача 18,6 процентка артты. 2019 елда – 14,3 процентка. Без 15 «миллионер» шәһәрдәге хәлләрне анализладык. 2020 елда бәя үсүдәге аерма 2019 елдагы белән чагыштырганда икедән 10 процентка кадәр тәшкил итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикадагы хәлләрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясалган: торак бәясе артуга эшче кулларның җитмәве, төзелеш материаллары кыйммәтләнү йогынты ясый.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Президент Владимир Путин тарафыннан илдә фәкыйрьлекне икеләтә киметү бурычы куелуны искә төшерде. «Моның өчен, торак бәясе үсүне искә алып, ташламалы ипотека программасын озайтырга кирәк, дип саныйбыз. Бу халыкны чагыштырмача арзанлы торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Илнең күп кенә төбәкләрендә дә шундый фикердә торалар», – диде ул.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин: «Бүгенге бурыч –  бәяләрнең дә «тешләвенә» юл куймау өчен, шул ук вакытта ташламалы ипотека программасын да дәвам иттерү өчен  алтын урталыкны табу», – диде.


Фикер өстәү