Казанда 70 Ту-214 пассажир самолетын җитештерү күздә тотыла

Берләштерелгән Авиатөзелеш корпорациясе (ОАК) 2030 елга кадәр Казан авиация заводында 70 Ту-214 пассажир самолетын җитештерүне күздә тота. Бу хакта ТАСС яза.

“ОАК 2030 елга кадәр 70ләп Ту-214 авиалайнерын җитештерүне планлаштыра. Бүген бу очкычлар Казанда кечкенә серия белән җитештерелә дә инде. Самолетка үзебездә эшләп чыгарылган, ышанычлы, сыналган ПС-90 двигателе урнаштырыла. 210 пассажир сыйдырышлы. 6,5 мең чакрымга кадәр ераклыкка оча ала. Ил эчендәге очышлар өчен бик кулай”, – диелгән “Ростех” хәбәрендә.

Дәүләт корпорациясендә билгеләп үтелгәнчә, әлеге типтагы самолетлар “Россия” махсус очу отряды очкычларының төп өлешен тәшкил итә. Алар дәүләт әһелләренә, шул исәптән Россия Президентына хезмәт күрсәтә.

Кичә ОАК башлыгы Юрий Слюсарь хәбәр иткәнчә, 20 Ту-214 очкычын җитештерүгә керешелгән дә инде. Алар чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алыштырырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: март ахырында Россия вице-премьеры Юрий Борисов Горбунов исемендәге Казан авиация заводына елына кимендә 10 Ту-21 самолетын җитештерү бурычын куйды.Ул чагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, предприятиенең хәленнән килерлек эш бу, дип белдерде.


Фикер өстәү