Рөстәм Миңнеханов: Ростех – Татарстанның стратегик партнеры

Яшел Үзәннең POZISның яңа логистик үзәге мәйданчыгында Татарстан Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең икенче утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов катнашты.

Биредә Татарстан Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең икенче утырышы узды.
«Без Ростех җитәкчелеге белән күптәннән һәм аңлашып эшлибез. Әмма мөһим сораулар бар һәм без махсус комиссия төзү турында килештек. Очрашулар һәр квартал саен Мәскәү һәм Казанда чиратлашып уздырыла. Бүген без авиатөзелеш, вертолетлар төзелеше, POZIS җитештерүен алга таба үстерү, Казан авиация заводын яңарту, дары заводын чимал белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне җентекләп карадык», – диде Татарстан Президенты журналистлар белән аралашканда.
Утырышта кадрлар әзерләү турында да фикер алыштылар. «Бүген белгечләр, хезмәт ресурслары мәсьәләсе кискен тора. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен махсус уку үзәге булдыру турында фикер алышабыз», – диде Татарстан Президенты.
Утырыш барышында Ростех ягы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм чит ил инвесторлары өчен бизнес шартларын тәңгәлләштерергә тәкъдим итте. «Без оборона комплексы предприятиеләре өчен бертөрле шартлар булдыру тәкъдиме белән РФ Хөкүмәтенә хатлар әзерләячәкбез, алар үз җитештерүләрен диверсификацияләү буенча ил Президентының йөкләмәсен үтәргә тиеш. Бу – шактый катлаулы процесс. Моннан тыш, базарда да үз урыныңны табу кирәк. POZIS моның белән 20 ел шөгыльләнә һәм алар әле хәзер генә үз продукциясенә Россиядә генә түгел, чит илләрдә ихтыяҗ булдыра алды», – диде Сергей Чемезов.


Фикер өстәү