Тимур Какохо: «Күзәтүчеләр үз эшен яхшы белә»

Билгеле булганча, Татарстанда сайлау участокларында 14 меңләп күзәтүче эшли. Алар беренче көннән үк үз эшенә актив керешкән. Бу хакта журналистларга «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусы лекторы Тимур Какохо сөйләде.

— Күп кенә күзәтүчеләр әлеге вакыйгада беренче генә ел түгел. Алар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында яхшы белә, шуңа без быел өйрәтүләр вакытында практик якка күбрәк басым ясадык. Без сайлау участокларында барган төрле мөмкин булган хокук бозуларны һәм провокацияләрне карадык, безнең алдагы еллардан калган фото һәм видео материаллар бар иде һәм шул рәвешле без күзәтүчеләргә, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттык, — диде ул.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

 


Фикер өстәү