13 меңнән артыграк кеше Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә күзәтүче булырга теләген белдергән

Татарстанда яшәүчеләр арасында гражданлык активлыгы үсү күзәтелә. Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә күзәтүчеләр сыйфатында катнашырга ниятләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүгенгә Татарстанда 13 710 күзәтүче теркәлгән инде.

“Тавыш бирү көне якынайган саен гаризалар күбрәк алына. Күзәтүче булу өчен Иҗтимагый палатага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теркәлү бик җиңел генә башкарыла, бернинди дә аерым шартлар куелмый” – дип белдергән Татарстан Иҗтимагый палатасы Рәисе Зилә Вәлиева сайлаучылар өчен уздырылган “Минем тавыш” (“Мой голос”) тәүге онлайн-форумында.

Күзәтүчеләр 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирүне күзәтәчәк, документларны өйрәнәчәк, фото һәм видеога төшерәчәк, йомгак ясауда катнашачак.

– Күзәтүчеләр тавыш бирүнең барлык этапларында: сайлау участокларында, махсус оештырылган мәйданчыкларда һәм өйдә тавыш бирүдә катнашачак. Аларның күпчелеге фото һәм видеога төшерү өчен махсус техник средстволарга ия. Ачыкланган һәрбер тәртип бозу очрагы буенча тикшерү үткәреләчәк. Без күзәтүчеләребезгә тулысынча ышанабыз һәм, участок сайлау комиссияләре белән берлектә, тиешле карарлар кабул итәчәкбез. Өйдә тавыш бирүгә килгәндә, тавыш бирүченең яшәү урынына кимендә ике күзәтүче барачак, – ди Үзәк сайлау комисиясе Рәисе Андрей Кондратьев.

Аның әйтүенчә, алар барлык индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

– Тавыш бирү көннәрендә һәр көн саен участок комиссиясендә булу – үзенә бер батырлык.  Катлаулы эпидемиологик вазгыять шартларында күзәтүче булырга теләүчеләргә бик рәхмәтлемен. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе буларак, шуны белдерәсем килә: күзәтүчеләр тавыш бирүнең барлык этапларында катнаша алачак. Без сезне күрүгә бик шат”, – дип басым ясап әйткән Андрей Кондратьев.

 

 


Фикер өстәү