Татарстан Иҗтимагый палатасында күзәтүчеләр өчен укыту узды

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак күзәтүчеләрне интернет аша өйрәтү-укыту үткәрелде. Чарада Иҗтимагый палата Рәисе Зилә Вәлиева, “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясе төбәк координаторы, юридик фәннәр кандидаты Марсель Гәрәев, сайлау хокукы өлкәсендәге белгеч Рафаэль Фәхретдинов һ.б. катнашты.
Марсель Гәрәев күзәтүчеләргә тавыш бирүнең гомуми принңиплары, табыш бирүдә санитария-эпидемиология таләпләре, шулай ук тавыш бирү көнендә, тавыш бирү көненә кадәр һәм сайлаучылар өйдә тавыш биргәндә, күзәтүчеләр буларак, хокуклары һәм бурычлары турында турында сөйләп үтте.
Ул тавыш бирү бүлмәсендә фото һәм видеога төшерү үзенчәлекләрен игътибар үзәгенә алды. “Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында” Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, фото һәм видеога төшерү урыннары бюллетеннәрне бирү урыннары, яшерен тавыш бирү урыннары һәм тавыш бирү тартмалары, тавышларны санау мөмкинлеге бирүче техник чаралар – барысы да күзәтүчеләрнең күз уңында булырга тиеш итеп билгеләнә, дип билгеләп үтте төбәк координаторы. Ә инде участок комиссиясе тарафыннан сайлаучыларның тавышларын исәпләгәндә, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмә төзегәндә күзәтүчеләр тарафыннан фото, видеога төшерү урыннары участок комиссиясе әгъзаларының барлык гамәлләрен, шул исәптән бюллетеннәрдәге сайлаучылар тамгаларын тулысынча күрерлек итеп оештырылырга тиеш, диде ул.
Белгеч шулай ук тавыш бирү бүлмәсендә фото һәм видеога төшерүнең тавыш бирү серен бозмаслык итеп һәм сайлаучыларның ничегрәк сайлавын күзәтеп тору мөмкинлеген калдырмаслык итеп башкарылырга тиешлеген искә төшерде. Тавыш бирүчеләрнең сурәтләре кадрның (экранның) зур өлешен алып тормаска тиеш. Шулай ук тавыш бирү бюллетеньнәрен тутыру өчен билгеләнгән урыннарда, тавышларны исәпләү башланганчы, тутырылган бюллетеньнәрне фото яки видеога төшерү тыела, диде ул.
Сайлау хокукы өлкәсендәге белгеч Рафаэль Фәхретдинов, үз чиратында, сайлау процессы терминологиясе (күзәтүче, сайлау процессы һ.б.) кулланылуга карамастан, Конституциягә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең башка төрлерәк нормалар белән җайга салынуы турында сөйләп үтте. Аны үткәрү тәртибе Россия Үзәк сайлау комиссиясе карарында (2 июнь,2020 ел, №250/1840-7) тәфсилләп чагылдырылган. “Үзәк сайлау комиссиясе карарыннан тыш, тавыш бирү барышында тәртип саклау максатыннан, Россия Административ хокук бозулар кодексына өстәмәләр кертелде. Административ хокук бозуның нинди булуына карап, кодекс статьяларында физик затлар өчен 300 сумнан 2500 сумга кадәр, юридик затлар өчен – 20 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза күздә тотылган”, – дип аңлатып үтте Рафаэль Фәхретдинов.


Фикер өстәү