Татар эстрадасы җырчылары эшсез утырып ялыккан

Бүген интернет-бергәлек белән очрашуда «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова Рөстәм Миңнехановка коронавирус хәле аркасында концертларны гамәлдән чыгарырга мәҗбүр булган Татарстан артистларының тамашачыларны сагынулары хакында сөйләде. Алар коронавируска бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгаруны зур концерт белән төгәлләргә тәкъдим итәләр.
Артистлар өйдә утыра алмый-Рөстәм Миңнеханов моны аңлый:
«Әгәр Ходай боерса, барысы да булачак. Без үзебез дә көтәбез. Кешеләр өйдә утырып арыды, алар аралашырга, кешеләргә чыгарга тели. Киләчәктә мондый мөмкинлек булыр дип өметләнәм».


Фикер өстәү