Сайлауга күзәтүчеләрне яңача әзерлиләр

Татарстан Иҗтимагый палатасында сайлауларга күзәтүчеләрне өйрәтү максатында яңа программа булдырыла. Инде быелның сентябрендә узачак тавыш бирүгә аның буенча 5 меңнән артыграк кешене әзерләү күздә тотыла. Аларны сайлау участокларында фото һәм видеога дөрес төшерергә, низагларны булдырмый калырга, коткы таратучыларны «урынына утыртырга» өйрәтәчәкләр. Моның өчен Татарстанда Бәйсез Иҗтимагый мониторинг ассоциациясенең иҗтимагый штабы булдырылган.

– Сайлау законы буенча Иҗтимагый палата барлык участокларга икешәр күзәтүче җибәрә ала. Димәк, безгә 5 меңгә якын күзәтүче әзерләргә кирәк. Ә инде сайлауның 3 көн рәттән барасын исәпкә алсак, алар тагын да күбрәк кирәк булачак. Берсен-берсе алыштыру өчен, – ди Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева.

Аның әйтүенчә, республикада иҗтимагый күзәтүгә ышаныч артканнан-арта. ВЦИОМ мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның 82 проценты әлеге институтка ышана икән. Шуңа  аны үстерү кирәк, яңа әзерлек программасы нәкъ менә шуның өчен булдырыла да. Программаны Бәйсез Иҗтимагый мониторинг ассоциациясе эшләячәк.

Сентябрьдә узачак сайлау берничә ел өчен төп сәяси вакыйгага әйләнәчәк. Шуңа аның иң югары дәрәҗәдә ачык, гадел һәм законлы төстә үтүе кирәк. «Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, иҗтимагый күзәтчелек институты моны хәл кылуга бик нык ярдәм итә», – дип белдерде Иҗтимагый палатаның сайлауларга күзәтчелек итү штабы рәисе урынбасары, Бәйсез иҗтимагый мониторинг ассоциациясе җитәкчесе Марсель Гәрәев. Ул 12 меңгә якын күзәтүчене (шул исәптән Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен) уртак рәвештә әзерләү тәҗрибәсе булуын искәртте.

Күзәтүчеләрне Иҗтимагый палатада моңа кадәр дә өйрәткәннәр. Әмма бу юлы әлеге эшкә зур үзгәрешләр кертелгән. Иң элек күзәтүченең практик күнекмәләрен үстерү игътибар үзәгенә алынган.

Күзәтүчеләрне әзерләү программасы ике көнгә исәпләнгән. Аларга кирәкле барлык мәгълүмати-методик материаллар тапшырылачак. Шулай итеп, күзәтүчеләр үзлегеннән дә әзерләнә алачак.


Фикер өстәү